Лениногорск муниципаль районында терлекләрне кышкы абзарларга күчерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Лениногорск муниципаль районының   «Сарабиккол» хуҗалыгында  терлекләрне  кышкы  абзарларга  күчерү  мәсьәләләре  буенча   семинар-киңәшмә  узды.

Анда  Лениногорск  муниципаль  районы  башлыгы  Рәгать  Хөсәенов, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Илнур Шәмәрданов  һәм  Россельхознадзорның  Татарстан  Республикасы    идарәсенең  дәүләт ветеринария  күзәтчелеге  бүлеге  башлыгы Идрис Гатин катнашты. 

Киңәшмә  барышында   «Сатурн-Урал» ҖЧҖенең «Кармалка» бүлекчәсе   идарәчесе  Вячеслав Ефаров савым  сыерларын  ашату,  4 айдан  10 айга  кадәрге  бозауларны  карау  һәм ашату шартлары  турында  сөйләде. 

Терлек  азыгын  анализлау,  өстәмәләр кушып әзерләнә  торган катнаш азык рецептурасы  белән «Лениногорск  районы  дәүләт  ветеринария  берләшмәсе» ДБУенең   ветеринария  лабораториясе  мөдире  Илгизәр Җәбиров таныштырды.

Семинар – киңәшмәдә  катнашучыларга   аның  азагында  бозаулату  бүлекчәсен  һәм бозаулар тора  торган  комплексны  күрсәттеләр,  биредә  интенсив  симертү буенча  баланслы  рацион  төзүгә  аерым  игътибар   бирелә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International