27 октябрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Казанда ярминкәләр ярминкә һәм чатыр мәйданчыкларында оештырыла: Совет районында: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә), биредә Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
«Казан» агросәнәгать паркында ул көнне Нурлат, Саба, Аксубай һәм Кукмара районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак.
Яңа Савин районында «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үз продукциясен алып киләләр.
Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен Биектау муниципаль районы хезмәтчәннәре тәкъдим итәчәк.
Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин ур., 20) Буа муниципаль районыннан килгән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак, ә «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы аграрийларының продукциясе булачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Юдино поселогында Тимерюлчылар Мәдәният йорты каршында (Юдино пос., Ильич ур., 1, к. 1) оештырыла.
Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин ис. парк каршындагы мәйданчкта (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә) уза. Биредә Әтнә муниципаль районы фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәкләр.
Идел буе районында «Проспект» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Лаеш муниципаль районы вәкилләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта (Шамил Усманов ур., 1) оештырыла, биредә Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз), «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ һәм «РАЦИН» АҖ вәкилләре була.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.
Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында, 16 (“Төзүче” стадионы), «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты).