Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында урып-җыю кампаниясе алдынгыларын котладылар

2018 елның 26 октябре, җомга

Игенчеләр  бәйрәмендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары  Николай Титов, Зәй  муниципаль районы  башлыгы     Рәзиф Кәримов һәм районның  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләре  катнашты. 

Николай Титов авыл  хезмәтчәннәренә  быелгы  урып-җыю  чорында  ирешкән уңышлары  һәм тырыш  хезмәтләре  өчен  рәхмәт белдерде  һәм  Зәй  районы  хезмәтчәннәрен  башкаларга  үрнәк  итеп  куйды. 

«Зәй районы   Татарстанда   икмәк,  шикәр,  сөт  җитештерү буенча алдынгы   районнарның  берсе.  Ул күп еллар  буена  югары  күрсәткечләргә  ирешеп  килә.   Бу  -  игенчеләрнең  һәм район башлыгының  бергәләп  тырышу   нәтиҗәсе.  Алар  бер  урында  таптанмыйча,  даими рәвештә   эшнең  һәм җитештерелә торган  продукциянең сыйфатын  яхшырта  һәм күләмен  арттыра  торган  яңа  ысуллар  эзлиләр», -  дип  билгеләп  үтте  министр урынбасары.

Бу  бәйрәмдә  урып-җыю  кампаниясе нәтиҗәләре  буенча  алдынгыларны  бүләкләделәр.   Иң  яхшылар  дип табылучылар  “Татарстанның  атказанган  механизаторы» дигән  мактаулы  исемгә  лаек  булдылар.  Ирешкән уңышлары  өчен  күбесе  республика һәм район  дәрәҗәсендәге  мактау  грамоталары  һәм  рәхмәт  хатлары  белән  бүләкләнделәр.

Тантананың   иң  югары  ноктасы -  иң күп  ашлык  суктырган  комбанчыларны 100 мең сум  күләмендәге  премия  белән  бүләкләү  булды.    Бу  премия белән    биш механизатор  бүләкләнде: Андрей Митрофанов, Айрат Сафин һәм  Рамил  Сибъгәтуллин («Зәй»   агрофирмасы);   Валерий Бутяев («Зәй шикәре» агрофирмасы)  һәм  Дамир Шәйгарданов («Восток» агрофирмасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International