«Алтын көз – 2018» Россия агросәнәгать күргәзмәсе йомгаклары

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

2018  елның   10 - 13 октябрендә  Мәскәүдә    ВДНХ территоиясендә «Алтын  көз»     20  нче  Россия  агросәнәгать күргәзмәсе  узды.  Аны  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  оештырды.   

Татарстан  Республикасыннан  агросәнәгать күргәзмәсенә түбәндәгеләр барды:    «Майский»  ТК ҖЧҖ, Татарстан кулланучылар  оешмалары  берлеге   (Татпотребсоюз),  "Татарстан  Республикасының  аквакультура һәм умартачылык  идарәсе " ДБУ,  «Биопрепаратлар» ФТИ (НПИ)  ҖЧҖ, «Bionovatic» ГК,  «Ак Барс» ХК” ААҖ,   «Татспиртпром» ААҖ, «АГРОКӨЧ» АҖ,  Казан  МЭЗ (ГК "Нәфис"), «Агропродукт» ҖЧҖ һәм башкалар.

«Биопрепаратлар» ФТИ (НПИ)  ҖЧҖ  туфракның  уңдырышлылыгын  арттыру  өчен  игенчелекне  биологияләштерү  кысаларында  нәтиҗәле  биопрепаратлар  эшләгән  һәм файдалануга  кертән  өчен”  алтын  медаль  һәм  диплом  белән бүләкләнде.

"Майский" ТК” ҖЧҖ  "Үсемлекчелек  продукциясен үстерүдә  югары  күрсәткечләргә  ирешкән өчен" һәм  "Югары  сыйфатлы  продукция (кыяр,  томат)  җитештергән өчен”  ике  алтын  медаль белән бүләкләнде. 

Дипломамнар белән бүләкләнүчеләр арасында:   «Агрокөч төркемнәр» ҖЧҖ  (Чаллы  ш.), "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ, «Агрокөч-Сөт» ҖЧҖ,   «Казан МЭЗ» АҖ,   "НӘФИС-БИОПРОДУКТ"  АҖ,   «Татспиртпром» АҖ,  "Ак Барс"  ХК” АҖ,   «Умартачылык  идарәсе” ДБУ,   ГК Bionovatic.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International