«Агрокөч» холдингы 2018 елда урып-җыю кампаниясенә 1,3 млрд. сум чыгымнар тоткан

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

 «Агрокөч»  АҖ 2018  елда   урып-җыю  кампаниясен  финанслауга    1,3 млрд сум чыгымнар    тоткан.  Аерым  алганда,  урып-җыюга  һәм  бөртекле  культураларны, рапсны    логистикалауга    985 млн сум   юнәлтелгән,   шикәр  чөгендерен  җыеп  алуга – 335 млн  сум.  Яңа  сезонда  Холдинг сабан  культураларын  150 мең  гектардан  артык  чәчкән,  һәм  алардан  югары  уңыш  алуга  иреште.  Техник   культуралар  бүгенгә     27,3 мең  га мәйданнан  108,5 мең   тонна  җыелган,   бөртекле  культуралар     112,4  мең  гектардан  – 347,8 мең  тонна.  Бөртеклеләрнең  бер  гектардан уртача  уңышы     30,94 центнер тәшкил  итә, көзге  бодай  уңышы  -    35,49    ц /га.  Шикәр  чөгендерен  җыю да  төгәлләнгән.  27,5 мең  га мәйданнан    1 100 мең   тонна  уңыш  алынган.   

«2018  елда  һава  торышы  игенчеләр  өчен  бик  уңай  булмаса  да,  кулланылган инновацион  технологияләр  тиешле  күрсәткечләргә  ирешү  мөмкинлеген  бирде,  эшләр  план  буенча тиешенчә   бара.  Мәс., үзйөрешле  чапкычлар  актив   кулланыла,   болар      элеваторларда  орлыкны  киптерүгә  чыгымнарны  киметә һәм сыйфат  күрсәткечләрен  арттыра.  Моннан  тыш,      17 Fliegl ашлык  туплау  агрегаты  кулланыла, бу    автотранспортка  җиңеллек  бирә.  Тагын  игенчелекне биологияләштерү,  азот  ашламаларын   өлешләп кертү,  яфрактан  ашламалау кебек    инновацион  программалар  да  эшли.   Яңа  сезонда    тенденцияләрнең  берсен  - үсемлекчелек  продукциясенә  сатып  алу  бәяләренең узган  елга  караганда   артуын билгеләп  үтәргә  кирәк»,   -  дип  сөйләде  "Агрокөч”   АҖ   генераль  директорының   үсемлекчелек  һәм терлекчелек  буенча урынбасары     Владимир Егоров.

Бүгенгә   6 528,6 тонна  печән  әзерләнгән,  үтәлеш  -   127,4%;  салам -         40 868,3 тонна,  үтәлеш  - 90,7%; силос  -   222 723,6 тонна,  үтәлеш   -   131%; шгулай  ук   11 222 га кукуруз   силоска  чаптырылган  - 106%.

Белешмә.

«АГРОКӨЧ» -  Идел  буе  округында  әйдәп  баручы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесе.  Ул   вертикаль-интеграцияләнгән холдинг һәм   бөртекле  культуралар  үстерүче,     кош  ите,  шикәр,  сөт  продуктлары  җитештерүче  предприятиеләрне  үз   эченә  ала.  «АГРОКӨЧ» АҖ  составына  керүче  предприятиеләр  Татарстан АПКсын  үстерүдә  мөһим  элементлар булып  санала.  «Чаллы-Бройлер» Татарстан  Республикасында   кош  ите  базарының   65%ын  алып  тора,     «Зәй шикәре» - шикәр  базарының  51%ын.   Орлык   заводы республика  агрофирмалары  өчен  орлык  әзерли,  катнаш  азык  заводы  ит һәм сөт җитештерүчеләрне  катнаш  азык  белән  тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International