Республикада 24 октябрьгә орлык кукурузы 23,6 мең гектарда 96,5 мең тонна суктырылган (көнгә - 6,7 мең тн). Уртача уңыш – гектардан 40,8 тонна.
Югары Ослан районында кукурузны силос өчен җыю төгәлләнеп килә. Терлекләргә кышкыга 25 мең тонна силос әзерләнгән. «Востокзернопродукта» кырларында орлык кукурузы 980 гектар мәйданда җыелмаган әле, аннан терлек азыгы өчен 34800 центнер яссылатылган орлык әзерләү планлаштырыла.