Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында туңга сөрү тәмамланды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әйтүенчә, бу эшләр узган елгы сроклардан иртәрәк тәмамланган.
Игенче механизаторлар 32 мең 600 гектар җир эшкәрткәннәр. Бу эш “Дубрава” агрофирмасы” ҖЧҖенең икенче филиалында да оешкан төстә бара. Бүгенгә филиалда 10291 гектар җир эшкәрткәннәр.
Шулай ук Багай авылы белән янәшә кырда да алты торактор туңга сөрүдә эшләде.
«Бу кыр 157 гектар мәйданны били, моннан тыш, шикәр чөгендереннән бушаган 160 гектарлы җир бар. Шушы көннәрдә туфрак эшәкәртүне төгәлләргә уйлыйбыз», – дип сөйләде «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖ Багай авыл җирлегенең баш агрономы Илсур Сәлахов.
Көннәрнең җылы торуы киләсе ел уңышы өчен уңай шартлар тудырды.