Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа эш башлаучы фермерларга, гаилә фермаларына, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов үткәрде. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирү һәм 2019 елда аларга ярдәм итү шартларын үзгәртү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында КФХларда терлекләр санының кимү сәбәпләре, фермаларны тулыландыру һәм эш урыннары булдыру шартларын үтәү буенча грант программаларында катнашу, шулай ук авыл җирлекләрендә электрон хуҗалык кенәгәсен алып бару һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тарафыннан ярдәм акчаларын тоту мәсьәләләре күтәрелде. 2018 елның ноябре – декабрендә республиканың 4 зонасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында семинарлар үткәрү планлаштырыла. Аларда 2018 елда кече хуҗалыкларны үстерү эшенә йомгаклар ясалачак һәм 2019 елга бурычлар куелачак.