“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУендә «Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең резервын әзерләү» программасы буенча курслар узды

2018 елның 26 октябре, җомга

“Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә  һөнәри белем  бирү ФДБМУендә     «Авыл  хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләренең   резервын  әзерләү» программасы  буенча  360  сәгатьлек  курслар  узды.    

Курсларда  терлекчелекнең   эпизоотик  һәм санитар иминлеге мәсьәләләре, үсемлекчелектә   инновацион технологияләр,  органик  авыл  хуҗалыгы,     зоотехниянең  бүгенге  проблемалары,  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  саклау  һәм эшкәртү  технологияләре,  АПК эшчәнлегенең  хокукый  нигезләр,  авыл  хуҗалыгы предприятиеләре икътисады турындагы  мәсьәләләр каралды. 

Уку барышында «ТИПКА» өстәмә  һөнәри белем  бирү ФДБМУ,                   Н. Э. Бауман ис. Казан  дәүләт ветеринария    медицинасы  академиясе, Татарстан авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты  профессорлары  һәм мөгаллимнәре     лекция  ләр  укыдылар  һәм  практик  дәресләр  үткәрделәр.  Шулай  ук  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария  идарәсе,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе   консультантлары  һәм белгечләре  белән, алдынгы  хуҗалыклар  җитәкчеләре  белән  очрашулар  һәм  әңгәмәләр  оештырылды.   Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов    «Сөт терлекчелегенең  нәтиҗәлелеген  арттыру»  темасына лекция  укыды.   Чыгышының  ахырында  ул  курсны  тәмамлаучыларга  үз эшләрен  тагын  да  нәтиҗәлерәк  итүләрен  һәм күбрәк    инициатива  күрсәтүләрен  теләде. 

Кадрлар  резервы  программасында  катнашып,  имтиханнарын  уңышлы  тапшырган  һәм  стажировка турында  хисапларын  яклаганнарга  тантаналы  рәвештә   дипломнар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International