ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

27 - 30 майда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр үзәге» ДБУ белән  берлектә   «Кооперацияне  нәтиҗәле  үстерү  атнасы» оештырылды аның  программасына авыл  территорияләрендә  кече  хуҗалыкларны  һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын  үстерү  буенча  мәгълүмати-агарту  эшләрен  активлаштыруга  юнәлдерелгән  һәм  мәгълүмати  чаралар кергән  иде.   

Бу  атнада  Арча муниципаль районының  “Ватан”   агрофирмасында     терлек  азыгы  җыю  техникасының  күрсәтмә  парады  узды.    Чарада  техниканы  кабул  итү  буенча  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары  Николай  Титов рәислегендәге  комиссия,  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенең  һәм  Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәгенең   белгечләре,  районның  Дәүләт техника күзәтчелеге     инспекторы, хуҗалыклар  җитәкчеләре һәм  баш   инженерлар  катнашты. 

Бу  атнада  матди-техник  базаны  үстерүгә  грантлар  алуга  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары арасында уздырылган  конкурска  йомгаклар  ясалды.   Шуңа  бәйле  рәвештә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү буенча  барлыкка килгән вәзгыятьне аңлатып  китте.  

Татарстанда  Иннополис  шәһәрендә,  2,5 миллиард сум  күләмендә инвестицияләр кертеп,   «Ростех» дәүләт  корпорациясе  генераль директоры  Сергей Чемезов һәм Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  катнашында,  МВ-500 маркалы  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  самолетлар  җыю заводын һәм   эксперименталь  авиация аэродромын төзүгә  нигез  садынды.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017 - 2020 елларга  Татарстан  Республикасында авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү» ведомство  максатчан  программасы  буенча  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының   матди-техник  базаны  үстерү  өчен  грантлар  алуга  конкурста  җиңүчеләрне    ачыклады. Грантларның  гомуми суммасы    154 млн сум  тәшкил  итә.


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  республиканың  Азнакай  районында булды.  Район  башлыгы   Марсель  Шәйдуллин белән  бергә  кырларны  карап  чыктылар.  

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов язгы  кыр  эшләренең   барышы  белән  танышу  максатында  республиканың  Ютазы  районында  булды.  

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  язгы  кыр  эшләренең  барышы  белән танышу  максатында  Татарстанның Баулы  районында  булды.  

«Татагролизинг» акционер  җәмгыятенең «Лениногорск» агрофирмасында эре  мөгезле  терлекләр өчен  үсемлек  азыгы  әзерләү  башланды.   Хәзер   100 гектар мәйданда  азык  җыю  эшләре  бара,  “кәҗә азыгы”ның  уртача  биеклеге 70 сантиметр. Хуҗалыкның  баш  зоотехнигы  Фоат Саматов әйтүенчә,  үлән үсеп,  чәчәккә  бөреләнгән.  

29 майда  Зәй  районы  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  чәчүлекләрне  кабул  итә  башладылар.   Бу эштә  район  башлыгы    Рәзиф Кәримов, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Фәргать Камалиев һәм үсем лекчелек  буенча   белгечләр  катнаша. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International