Татарстан кооперативлары 1,4 млрд сумлык продукция сатып алдылар һәм җитештерделәр

2019 елның 31 мае, җомга

Бу  атнада  матди-техник  базаны  үстерүгә  грантлар  алуга  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары арасында уздырылган  конкурска  йомгаклар  ясалды.   Шуңа  бәйле  рәвештә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү буенча  барлыкка килгән вәзгыятьне аңлатып  китте.  

«2015 елдан  башлап  авыл  хуҗалыгы кулланучлар  кооперативларына  аларның  матди-техник  базасын  үстерүгә  грантлар  рәвешендә  дәүләт  ярдәме күрсәтелә. Шул  чорлан  башлап,  2019 елны  да  кертеп,   64 авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  740,3 млн. сумлык грант ярдәме  алды.  212 эш урыны  булдырылды.  Ит, сөт,  яшелчәләр  эшкәртү  буенча,  катнаш  азык,  крахмал  җитештерү  буенча,  шулай  ук  терлек  чалу  пунктлары төзү, җиләк-җимеш  культураларын  эшкәртү  цехларын     модернизацияләү һәм  җиләк-җимеш  саклагычлар  төзү буенча  проектлар  гамәлгә ашырыла», - дип  билгеләп  үтте  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Ришат Хәбипов.  

Ул  шулай  ук, 2019 елда  эшкәртүче  һәм  сатучы  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына аларның  матди-техник  базасын  үстерүгә  грантлар  рәвешендә  300 млн сум күләмендә  дәүләт  ярдәме  каралган,  диде.  

«2019 елда  дәүләт ярдәме  шулай  ук года госилкүләм  проект  кысаларында  да  биреләчәк.   «Фермерларга  һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясенә ярдәм  системасы  чараларын  булдыру» төбәк  проектында  кооперацияне үстерүнең  чаралар  комплексы  карала.   2019 елга  республикада    339,3 млн сумлык  федераль  акчалар  каралган.    Республика   бюджетыннан  финанслашу    79,6 млн сум тәшкил  итә», - дип  өстәде  Ришат Хәбипов.

Быел   яңа   68 кече  эшкуарлык    субъекты  төзелә,   КФХларны  һәм   кооперативларны  да  кертеп. 

Шулай  ук      Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  2017 елның 13 июнендәге  384  номерлы  карары  белән  расланган  2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасы территориясендә  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү  программасын  гамәлгә ашыру  максатларында,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын төзүгә  һәм үстерүгә  юнәлдерелгән  чараларны  оештыру  һәм  гамәлгә ашыру  максатларында   «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча   компетенцияләр  үзәге»  төзелде.     

«Татарстан  Республикасында  кооперацияне  үстерүгә  ярдәм  итүнең  финанс  булмаган  чаралары да   үткәрелә.   Даими  рәвештә  өлкә  семинар-. киңәшмәләре, муниципаль районнарга  чыгып,  мәгълүмати-консультацияләр,  индивидуаль  консультацияләр  үткәрелә.   Кооперативлар  вәкилләренең  тармак  чараларында һәм  төрле  дәрәҗәдәге  күргәзмәләрдә  катнашуы  оештырыла.     Кооперациягә  ярдәм  итү  буенча  гамәлгә ашырыла  торган  чаралар  фермерларны  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны    кооперациягә  җәлеп  итүгә,  аларның  финанс  тотрыклылыгын ныгытуга  һәм  җитештерү  күләмнәрен  арттыруга  юнәлдерелгән», - дип  өстәде  Ришат Хәбипов.

Белешмә  өчен:

 Татарстанда  барлыгы    263 авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы теркәлгән,   шул  исәптән   58 – тәэмин  итү-сату  буенча, 86 – эшкәртү, 14 – кредит, башкалар  –105.

2018 елда    кооперативлар  тарафыннан  1,4 млрд сумлык  продукция  сатып  алынган  һәм  җитештерелгән.  Сату  эшчәнлеге  юнәлешендә    625,5 млн сумлык  товар  сатылган,  тәэмин  итү  юнәлеше  буенча  –   68,8 млн сумлык,   эшкәртү  буенча  –     411,6 млн сумлык. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International