Татарстанда Иннополис шәһәрендә, 2,5 миллиард сум күләмендә инвестицияләр кертеп, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, МВ-500 маркалы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге самолетлар җыю заводын һәм эксперименталь авиация аэродромын төзүгә нигез садынды.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республикада кыр эшләрен башкарганда кече авиация техникасына ихтыяҗ зур, чөнки алар ярдәмендә чәчүлекләргә зыян китермичә ашламалар кертергә, шулай ук алардан техника керә алмый торган урыннарда файдаланырга мөмкин.
Проект «Ростех» дәүләт корпорациясе тарафыннан Татарстан белән берлектә башкарыла, ул республика территориясендә бөтенроссия авиахимэшләр системасын булдыру һәм гамәлгә кертү турында МАКС-2017дә имзаланган килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Объектны төзү өчен җир кишәрлеге Татарстан Хөкүмәте тарафыннан бүлеп бирелде. Предприятие территориясе «Иннополис» махсус икътисадый зонасы составына керә, бу тиешле преференцияләр, шул исәптән салым ташламалары алу мөмкинлеген дә бирәчәк.
Татарстан Президенты, яңа җитештерү Татарстан һәм Россия товар ташучыларына өчен зур күләмле эш, шулай ук яңа эш урыннары бирә, дип билгеләп үтте. Иннополис кебек шундый интеллектуаль үзәкнең якын булуы проектны үстерүгә шулай ук ярдәм итәчәк. Миңнеханов, тиздән серияле җитештерү булачак, самолетны саып алу мөмкин булсын өчен лизинг системасы эшләнәчәк, дип төгәлләштерде.
МВ-500 – Казанның «МВЕН» фирмасы җитешетерүенең авиахимэшләрен башкару өчен билгеләнгән заманча самолет. Самолет 2018 елның секнтябрендә сертификат алды һәм бүгенге Россиядә аграр билгеләнештәге беренче сертификацияләнгән махсус һава судносы булды.
Һава судносының композит планеры бар һәм аннан төрле климат шартларында файдаланырга мөмкин. Самолет экипаж белән бергә самолетны коткарып калуны тәэмин итәрлек тиз ачыла торган парашют системасы белән җиһазландырылган. Һава судносын әйләнә-тирә мохит мониторингы өчен (бигрәк тә янгын куркынычы чорында), зур сәнәгать объектларын тикшерү, гидрометеорологик хәлләргә тәэсир итү, урманнарны корткычларга каршы эшкәртү, нефть продуктлары агып чыкканда, аларның нәтиҗәләрен бетерү өчен кулланырга мөмкин булачак. Йөк күтәреше - 560 килограммга кадәр. Самолет Т-500 сәүдә маркасы белән сатылачак.