Марат Әхмәтов Татарстанның Ютазы районында булды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов язгы  кыр  эшләренең   барышы  белән  танышу  максатында  республиканың  Ютазы  районында  булды.  

Кырларны  карап чыкканннан  соң,  Марат  Әхмәтов   район башлыгы  Рөстәм  Нуриев белән,  хуҗалыклар  җитәкчеләре,  фермерлар һәм  авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты. Очрашуда  авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләренә дәүләт  ярдәме  программаларын гамәлгә ашыру турында  сөйләде,  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  җитәкчеләренең  һәм белгечләренең  сорауларына  җаваплар  бирде.

 Район  башлыгы   кыскача  эшләрнең  торышы  турында  сөйләде.     коротко  Көзге  культуралар    6,8 мең га га мәйданда  чәчелде,  дип  билгеләп  үтте.  Һәлак  булган мәйданнар -  27%. Алар  кабат  чәчелгән. Сабан  культуралары мәйданы -   29,1 мең га, шул  исәптән бөртеклеләр  –  13,7 мең га: арпа – 7,2 мең га, бодай  – 4,3 мең га, борчак – 1 мең га.    6,0 мең га мәйданда  чүп  үләннәргә  каршы  сиптергәннәр, корткычларга  каршы  -  3,2 мең га мәйданда. Хәзерге  вакытта  районның  өч  хуҗалыгында   (Вафауллин А.А. КФХ,   «АгроМир» ҖЧҖ, Нәбиуллин И.М. КФХ.) терлек  азыгы  әзерләүгә  керешкәннәр. 

Эш сәфәре  барышында  Марат  Әхмәтов  шулай  ук  также Вафауллина А.А. КФХсының терлекчелек  фермасында  булды,  анда    700 баштан  артык  эре  мөгезле  терлекләр исәпләнә,  шулай  ук  250  баш терлек  өчен  ул яңа  комплекс  төзи   башлаган.    Министр  фермада  хайваннарны  ашатуның  һәм  тотуның  технологиясен  югары  бәяләде  һәм районның  киләчәге  интенсив  терлекчелектә,  дип  билгеләп  үтте.   

Марат  Әхмәтов  райондагы  язгы  кыр  эшләренең  оештырылуын   уңай  бәяләде,   халык  белән  очрашуда  булган  проблемалар  һәм аларны  хәл  итү  юллары  турында  сөйләште,   авыл  хуҗалыгы  товар  җитештерүчеләренә һәм  кече  хуҗалыкларны  үстерүгә  дәүләт  ярдәме чараларын  гамәлгә ашыру  буенча   актуаль сорауларга  җаваплар  бирде. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International