Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасында матди-техник базаны үстерү өчен грантлар алуга конкурста җиңүчеләр ачыкланды

2019 елның 31 мае, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017 - 2020 елларга  Татарстан  Республикасында авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү» ведомство  максатчан  программасы  буенча  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының   матди-техник  базаны  үстерү  өчен  грантлар  алуга  конкурста  җиңүчеләрне    ачыклады. Грантларның  гомуми суммасы    154 млн сум  тәшкил  итә. 

Конкурска  кертелгән 10  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативыннан   5 кооператив грантларга  ия  булдылар,  болар:   «Фәйзә» (Мөслим районы); «Восток» (Нурлат районы); «Поволжский ЗЦМК» (“Идел буе” ЗЦМК) (Зеленодольск  районы); «Иген» (Кукмара   районы); «Заготовитель» (“Әзерләүче”) (Биектау районы).  

Грпнт акчалары  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары тарафыннан  эре  мөгезле  терлек итен  эшкәртүгә, сөт  эшкәртүгә, катнаш  азык,  премикслар  җитештерүгә һәм башкаларга  тотылачак.  

Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясенә ярдәм  итүнең  максаты -  Татарстан  Республикасы  һәм Россия  Федерациясе  халкын  үзебезнең  азык-төлек  продукциясе  белән тулысынча   тәэмин итәрлек  яңа  инновацияләр гамәлгә кертү  исәбенә  авыл халкының  тормышын  яхшырту,    аның  эш  белән  тәэмин  ителешен һәм керемнәрен  арттыру гына  түгел,  ә  үзебезнең  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен  конкуренциягә  сәләтле итеп   төбәк,  илкүләм һәм дөньякүләм базарларга   чыгару. 

Искәртеп  узабыз,  грантлар   кооперативларның  матди-техник  базасын  үстерүгә  башка  төрле  дәүләт  ярдәме  юнәлешләре кысаларында  кайтарылмаган  чыгымнарны  финанслашуга  бирелә:     

 - авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның  эшләнмәләре  продуктларын  әзерләү, саклау, эшкәртүгә әзерләү, эшкәртү,  сортировкалау, терлекләр сую,  беренчел  эшкәртү һәм  сатуга  әзерләү  буенча  җитештерү   объектларын сатып  алуга, төзүгә,  ремонтлауга, реконструкцияләүгә яисә  модернизацияләүгә; 

 -  авыл хуҗалыгы  продукциясен, кыргый җимешләрне, гөмбә һәм җиләкләрне, шулай  ук   бу  продуктлар  эшләнмәләрен әзерләү, саклау,  эшкәртүгә әзерләү, эшкәртү,  сортировкалау, терлекләр сую,  беренчел  эшкәртү, суыту,   сатуга  әзерләү, төяп җибәрү, бушату өчен  билгеләнгән  җитештерү  объектларына  җайланмалар   һәм  техника   сатып алуга, аларны  монтажлауга,  шулай  ук     чыгарыла (җитештерелә  һәм эшкәртелә)  торган  продукциянең сыйфатына һәм иминлегенә     лаборатор  анализ ясау өчен һәм ветеринария-санитария экспертизасы  уздыру  өчен   җитештерү  контроле   лабораторияләрен җиһазлау өчен җайланмалар  сатып   алуга;

-  авыл хуҗалыгы продукциясен  һәм  аның  эшләнмәләре  продуктларын  транспортировкалау өчен,  аларны ташыганда   һәм сатканда аларның сакланышын  тәэмин итү өчен  махсус транспорт, фургоннар,  тагылмалар, ярымтагылмалар, вагоннар,  контейнерлар сатып алуга.

 «2017 - 2020 елларга  Татарстан  Республикасында авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү» ведомство  максатчан  программасын  гамәлгә ашыру  турында  мәгълүмат Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында  урнаштырылган.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International