Марат Әхмәтов: Баулылар чәчүдә әйбәт эшләделәр, һәм булачак Сабантуйда рәхәтләнеп бәйрәм итә алалар

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  язгы  кыр  эшләренең  барышы  белән танышу  максатында  Татарстанның Баулы  районында  булды.  

Аның  белән  бергә  район  башлыгы   Рамил  Гатиятуллин  һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы     Фәрит  Кыямов кырларны карап  чыктылар.     Шуннан  соң  кырда  ук  хуҗалыклар  җитәкчеләре,  фермерлар һәм авыл  җирлекләре башлыклары  белән  очраштылар

Очрашу район башлыгының  кыр  эшләренең  барышы  турындагы  мәгълүматтан  башланды.    Көзге  культуралар районда     8,1 мең га мәйданда  чәчелгән, һәлак  булган чәчүлек -  45%. Бу  җирләр  кабат  чәчелгән. Сабан  культуралаы   36,2 мең га чәчелгән, шул исәптән  бөртеклеләр -   21,1 мең гектардан  артык: арпа – 6,5 мең га, бодай  – 9,3 мең га, солы  – 2,3 мең га. Көнбагыш    1,3 мең га чәчелгән. Хәзер  сабан  культураларын  тукландыру,  чәчүлекләрне, пар  җирләрен  эшкәртү эшләре,  корткычларга һәм чүп  үләннәргә  каршы  чаралар  башкарыла.    29 майдан  терлек  азыгы  әзерләүгә  керешкәннәр

Район башлыгы   авыл  хуҗалыгы  товар  җитеш терүчеләре  исеменнән  Орсп  җитәкчелегенә  матди  ярдәм күрсәтүләре,  анрым алганда,  минераль ашламалар  сатып алуга  максатчан  субсидияләр  биргән  өчен  рәхмәт  беодерде.  

Очрашу  барышында  Марат  Әхмәтов  игенчеләрне  борчыган  сораулар буенча  фикнер алышты.   Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенең   җитештерү-маркетинг  бүлеге  башлыгы   Наил  Галиуллин үз проблемлары   турында болай диде:   Баулы  районы җиденче  районлаштырылган зонага  керә,   әмма   климат  шартлары  аркасында  кырлардагы  иң  яхшы  уңышны Башкортостанда  районлаштырылган  сортлар бирә.  Ә  Башкортостан орлыкларны  районлаштыру  буенча  тугызынчы  зонага  керә.    Орлык  сатып  алуга  максатчан  субсидияләр алу  өчен  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре   бары  тик  җиденче  зонаның  сортларын  гына  алырга  тиеш.    Министр,  бу   федераль дәрәҗәдә каарага  кирәк, диде.

Фермер Генадий Миннуллин Марат  Әхмәтовка  авыл  хуҗалыгы терлекләре һәм техникасы  өчен   федераль  трасса  аша    үтү  юлларын  булдыру  мәсьәләсен  хәл  итү  үтенече  белән  мөрәҗәгать  итте.  Быел  Казан – Оренбург   федераль  трассасы  участогында   реконструкция булачак, әмма  эшләр  программасына  андый  юллар  ясау да,  терлекләр  куып  кайтару  урыннарында  юл  тамгалары    кую  да   кертелмәгән, диде ул.   Министр бу  мәсьәләне   контрольгә алды.

Марат  Әхмәтов шулай  ук  баулылыр  белән  гаилә  фермалары  төзү,   урып-җыю  эшләре өен   ташламалы  бәяләрдән ягулык-майлау  материаллары  алу мәсьәләләре буенча  фикер алышты.   Моннан тыш,   министр, техмодернизацияләү  буенча  республика һәм федераль программаларда  катнашып,     машина-трактор паркын  яңарту  буенча  эшне  көчәйтергә һәм  сөт  терлекчелегенә   игътибар итәргә  кушты.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы, яшь терлек  үрчетү,  нисбәтле  азык  һәм  генетиканы  яхшырту мәсьәләләре  белән   шөгыльләнергә кирәк,  дип  билгеләп  үтте.      

Марат  Әхмәтов  баулыларның  язгы  кыр  эшләрен  уңай  бәяләде.    “Баулылар  чәчүдә  әйбәт  эшләделәр,  һәм  булачак  Сабантуйда  рәхәтләнеп бәйрәм  итә  алалар”, - диде  министр.   

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International