Марат Әхмәтов Азнакай районында сабанчылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  республиканың  Азнакай  районында булды.  Район  башлыгы   Марсель  Шәйдуллин белән  бергә  кырларны  карап  чыктылар.  

Район башлыгы  кыскача  чәчү кампаниясе  нәтиҗәләре   белән  таныштырды.    Районда  көзге  культуралар   20,2 мең  гектарда  чәчелгән, һәлак  булган  чәчхлекләр   -  17,8%. Алар  кабат  чәчелгән. Сабан  культуралары  мәйданы  -  59,9 мең  га, шул  исәпҗән  бөртеклеләр –  30,2 мең га: арпа  – 12 мең  га, бодай  – 14,8 мең  га, көнбагыш – 8,6 мең  га. 

«Азнакайлылар  берничә  ел  рәттән  республиканы  мул  уңыш,  яхшы  нәтиҗәләр   белән  сөендерәләр, – диде  Марат  Әхмәтов. – Азнакай  икмәге  безнең  өчен  бик  мөһим. сезнең  эшегез башкалар  өчен  үрнәк.   Быел   районда  язгы  кыр  эшләре  уңышлы  тәмамланды.  Тырышлык  нәтиҗәләре  күренеп  тора  – көзге  культураларның  торышы  да  сөендерә, республикада  быел  200 мең  гектар  җирне  кабат  чәчәргә  туры  килде.   Болар  барысы  да  бердәм  булып  эшләү  нәтиҗәсе». 

Шул  көнне  «Корбанов И.В.»    крестьян-фермер хуҗалыгы  базасында  район  сабанчылары    конкурсы  оештырылган  иде.

«Шундый  күркәм   традиция күп районнарда  әкренләп  онытыла  бара.   Ә мондый   чаралар  хезмәт  культурасын  күтәрү өчен  бик  кирәк,   бу    механизаторларга  үз  ысулларын  башкаларныкы  белән  чагыштырырга,  яхшыраклар белән    тигезләшергә  мөмкинлек  бирә.    Сезнең  бу тәҗрибә  дә мактауга  лаек», – билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов  һәм  игенчеләргә  уңышлар  теләде.  

Сабанчылар  ярышларында  районның  төрле  хуҗалыкларыннан    21 механизатор  ярышты.    Каплатып   сөрүдә  беренче  урынны    «Азнакай» агрофирмасыннан  Алмаз Шаехов алды,  икенче  урында  -   «Корбанов И.В. КФХ»ыннан  Наил  Әхмәтгалиев,  өченче  урында  – политехника  техникумыннан Салават Харисов. Каплатмыйча   сөрүдә   беренче  урында  -  «Азнакай» агрофирмасыннан  Рафаэль Аптикаев,  икенче  урында  -   шул  ук  хуҗалыктан     Зиннур Кәримов, өченче  урында   – “Марс” җәмгыятеннән  Радик Шәймиев.

Биредә  иң  яшь   механизаторларны  да,    юбилярларны  да  котладылар.    Районның  сәхнә  осталары   зур   концерт  программасы әзерләгәннәр,  спорт идарәсе  - кызыклы  уеннар. Сабанчылар  ярышы  чын  хезмәт  һәм уңыш  бәйрәменә  әверелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International