Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: «Лениногорск» агрофирмасында бер баш эре мөгезле терлек өчен 32 центнер азык әзерләүне планлаштыралар

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

«Татагролизинг» акционер  җәмгыятенең «Лениногорск» агрофирмасында эре  мөгезле  терлекләр өчен  үсемлек  азыгы  әзерләү  башланды.   Хәзер   100 гектар мәйданда  азык  җыю  эшләре  бара,  “кәҗә азыгы”ның  уртача  биеклеге 70 сантиметр. Хуҗалыкның  баш  зоотехнигы  Фоат Саматов әйтүенчә,  үлән үсеп,  чәчәккә  бөреләнгән.  

“Кәҗә азыгы”н  җыю  өчен  иң  кулай  вакыт, хәзер  анда  хайваннар  өчен  витаминнарның  һәм туклыклы  матдәләрнең  иң  күп  тупланган  чоры”, - дип,  хезмәттәшенең  фикерен  хуплый  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Илнар Шәмәрдәнов. Белгечләр  фикеренчә,  5-6 көннән  соң  инде  бу  үлән  артык  өлгерә һәм  файдалы  сыйфатларын  югалта  башлый.   Шуңа  күрә  аны  мөмкин кадәр  тизрәк  җыярга  кирәк.     «Лениногорск»  агрофирмасы  механизаторлары  бу  эшкә  керештеләр  инде. 

  «Макдон» заманча  чапкычы  үләнне  чаптыры,  рәтләргә сала.  Рәтләрдә  кипшенгән  үләнне    «Ягуар» комбайны  ваклый һәм  машинага  төяп  җибәрә.  Бу  яшел  массаны  терлекләр  азыгына  өстәп бирәләр.    Ә калганыннан,  ныклап  китптергәч,  югары  сыйфатлы  печән  алына.  

«Татагролизинг» акционер  җәмгыятенең «Лениногорск» агрофирмасы —   Лениногорск районында  эре  хуҗалыклардан  санала.  Күпьеллык   үләннәр  биредә  4 мең 100 гектардан  артык  мәйданда  үстерелә.     «Бездә,  аларны  үз вакытында  чаптырып,  терлекләргә  сыйфатлы  азык  әзерләү  өчен  бөтен  мөмкинлекләр  бар», — дип  сөйли  агрофирма директоры Ирек Ягафаров.

 Инвестор - «Татагролизинг» акционер  җәмгыяте  ярдәмендә соңгы  елларда  хуҗалыкның  техника куәтен  арттыруга,  хезмәт  кешеләре  өчен  уңай  эш  шартлары  булдыруга   зур  игътибар  бирелә. Терлек  азыгы  әзерләүдә             «Макдон» маркалы  заманча 4 чапкыч,  2 - «Ягуар» чит ил  азык  җыю  комбайны һәм  4  - «Полесье» азык  җыю  комбайны  эшләячәк.   Агрофирмада 5200 эре  мөгезле  терлекне сыйфатлы  азык  белән  тәэмин  иҗү  өчен  хуҗалыкта  бер  баш  эре  мөгезле  терлек өчен  32   центнер азык  берәмлеге  әзерләү  бурычы  куела.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International