Николай Титов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә терлек азыгы әзерләүне үсемлекләрнең чәчәккә бөреләнгән чорында башларга тәкъдим итте

2019 елның 31 мае, җомга

Бу  атнада  Арча муниципаль районының  “Ватан”   агрофирмасында     терлек  азыгы  җыю  техникасының  күрсәтмә  парады  узды.    Чарада  техниканы  кабул  итү  буенча  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары  Николай  Титов рәислегендәге  комиссия,  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенең  һәм  Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәгенең   белгечләре,  районның  Дәүләт техника күзәтчелеге     инспекторы, хуҗалыклар  җитәкчеләре һәм  баш   инженерлар  катнашты. 

Чарада  катнашучыларга  сенаж һәм  силос салу  буенча  күрсәтмәләр  бирелде, саклагычларга  азык  салганда    консервантлар  куллану  мәсьәләләре һәм  машиналарны  имин  куллану буенча  кирәкле  шартлар  каралды. 

Чара  азагында   Николай Титов техниканың  азык  җыю  сезонына  әзерлеген  югары  бәяләде,  шулай  ук  район  хуҗалыклары  җитәкчеләренә  вакытында  һәм сыйфатлы  азык  әзерләү  өчен  дә  машиналарның  шундый  әзерлеген  тәэмин  итү  бурычын  куйды  һәм  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә  азык әзерләүне  үсемлекләрнең  чәчәккә  бөрелегән  чорында  әзерләргә  тәкъдим  итте. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  шундый  махсус  комиссиясе    Нурлат  районында да  техниканың  әзерлеген  тикшерде, тикшерү  механизаторлар  документларын  тикшерүдән башлап   техниканың  барлык  деальләрен  тикшерү  белән  тәмамланды.   Тикшерү  барышында  хезмәтне  саклау  мәсьәләсенә  дә  игътибар зур  булды

 «Южная» агрофирмасы  белгечләре әйтүенчә,  хуҗалыкта  азык  культуралары  мәйданы  2  мең  гектардан  артык  тәшкил  итә.    «Яңгырлар  безнең  файдага  булды,  үләннәрдән  мул  уңыш  көтәбез. Төп  бурыч  – аларны  кыска  вакытта  чаптырып,  сыйфатлы  килеш  саклауга  салу.   Кырларда  эш ике  сменада  оештырылды.    Беренче  кат  чаптыруда   кимендә   10-12 центнер азык  берәмлеге  әзерләргә  уйлыйбыз.  Моның  өчен  хуҗалыкта  барлык  мөмкинлекләр  бар.    Азык  әзерләүгә   20  техника  чыгачак. Сыйфатлы  азык  әзерләүне озакка  сузарга  ярамый.   Быел  район  алдына бер  баш  терлеккә  ким  дигәндә  35 центнер азык  әзерләү  бурычы  куелды», - дип  сөйлиләр  игенчеләр.   

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International