29 майда Зәй районы авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчүлекләрне кабул итә башладылар. Бу эштә район башлыгы Рәзиф Кәримов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев һәм үсем лекчелек буенча белгечләр катнаша.
Чәчүлекләрне кабул итү, гадәттәгечә, иртә таңнан «Нива» ҖЧҖ һәм политехника көллияте кырларыннан башланды. Ике кырны карап чыктылар: берсендә – 2018 елның 21 - 24 августында 405 гектарда көзге бодай чәчелгән, икенчесендә 2019 елның – 23 - 25 апрелендә 113 гектарда шикәр чөгендере чәчелгән. Шикәр чөгендерен чәчүдә «Нива» ҖЧҖ механизаторы Валерий Матвеев катнашкан, аның хезмәт стажы кырык елга якын, шуңа күрә орлыклар тишелеп чыгуның, аннан соң яхшы уңыш алуның бөтен нечкәлекләрен белә.
Рәзиф Кәримов сүзләре буенча, район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм игенче язгы кыр эшләренә зур әзерлек белән чыкканнар. Бер нәрсә генә бар, чәчү кампаниясе салкыннар аркасында беркүпме сузылган. Югалтулар да юк түгел, әлбәттә.
«17500 гектардан көзге бодайны 1200 гектарда кабат чәчәргә туры килде. Бу күп тугел. Республиканың башка муниципалитетларда 50 - 80 процентка кадәр мәйданнарны кабат чәчтеләр, - дип анализлады вәзгыятьне район башлыгы. – Шикәр чөгендере белән дә кыенлыклар булды. Көчле яңгырлар чәчүлекләрнең бер өлешен юып китте, шуңа күрә 210 – 220 гектарга җитәрлек итеп өстәмә рәвештә орлыклар алырга туры килде. Шулай да, чәчүлекләрдә шытымнар начар түгел, чөнки зәйлеләр вакытында минераль ашламалар кертәләр, яфрактан тукландыралар, үсемлекләрне химик яклауны сыйфатлы итеп башкаралар».
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, ике көн эчендә, 29 һәм 30 майда Зәй авыл хуҗалыгы оешмаларының барлык кырларын карап чыгачаклар. Карау йомгаклары буенча язгы кыр эшләрендә катнашкан 250 иң яхшы аграрийны билгеләячәкләр. Сабантуйда, 8 июньдә, алар тиешле бүләкләр алачак. Бәйрәмдә шулай ук сабан батырының исеме аталачак, аңа, гадәттәгечә, автомобиль бүләк ителә. Искәртеп узабыз, узган ел сабан батыры булып “Зәй” агрофирмасының “Алга” бүлекчәсе механизаторы Айдар Галимов билгеләнгән иде, аңа «Лада Гранта» машинасы бүләк ителде.
29 майда Кайбыч районында да чәчүлекләрне кабул итү башланды. Махсус комиссия чәчү технологиясенең үтәлешен һәм чәчүлекләрнең каралуын исәпкә ала. «Быел язгы кыр эшләре бик оешкан төстә алып барылды, - дип билгеләп үтте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров, - әмма 8500 гектарда кабат чәчәргә туры килде. Гомумән алганда, карау нәтиҗәләре буенча уңай бәя бирелде: кырлар чиста, шытым да әйбәт. Кырларда үсемлекләрне тукландыру чараларын һәм корткычларга, чүп үләннәргә каршы чаралар башкару дәвам итә».