27 - 30 майда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» оештырылды аның программасына авыл территорияләрендә кече хуҗалыкларны һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча мәгълүмати-агарту эшләрен активлаштыруга юнәлдерелгән һәм мәгълүмати чаралар кергән иде.
Чара программасына «Сыйфат, бренд, читкә чыгару» интерактив тренингы, «Авыл товарын читкә чыгаруда кластер партнерлыгы» темасына түгәрәк өстәл оештыру кергән иде, «Нәтиҗәле сәүдә һәм эре, урта азык-төлек базарларына чыгу» программасы презентацияләнде. Катнашучыларны шулай ук оешмада хуҗалык операцияләрен бухгалтерлыкта чагылдыруның яңа системасы белән һәм нәтиҗәле сәүдә итүнең заманча программасы белән таныштырдылар.
Татарстан Республикасының Саба, Мамадыш, Кукморского, Теләче, Балык Бистәсе, Арча һәм и Балтач муниципаль районнарының икътисадый актив авыл кешеләреннән «Үстерүнең эшкуарлык төркемнәре» төзелде. Бу эшкуарлык төркемнәре абонентлар буларак «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ карамагында булалар. Алар өчен салымның, исәпкә алуның һәм хисап тотуның оптималь режимнары сайланып алачак, кызыктыргыч сату базарлары, әлбәттә инде, дәүләт ярдәме чаралары тәкъдим ителәчәк.
Катнашучылар мондый чаралар уздырган өчен рәхмәт әйттеләр һәм аларның нәтиҗәлелеген югары бәяләделәр, шулай ук кооперация өлкәсендә алга таба да хезмәттәшлек итү теләген белдерделәр.