Бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Апас муниципаль районында «Яратель» кошчылык фабрикасы төзелеше мәйданчыгында булдылар.
Искәртеп узабыз, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде. Оксана Лут белән бергә Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров Чистай районында булдылар, анда «Чисто фри» ҖЧҖенең бәрәңге эшкәртү һәм консервлау буенча яңа завод ачылышында катнаштылар. Аннары алар Апас муниципаль районына юл тоттылар.
Апас районына килүгә «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ эшчәнлеге презентациясе булды («Яратель» кошчылык фабрикасы, «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ филиалы).
Россия авыл хуҗалыгы министрына «Яратель» кошчылык фабрикасының эше турында сөйләделәр - ул Идел буе федераль округында йомырка җитештерүчеләрнең иң эресе. Предприятие Татарстанда йомырканың 80%ын җитештерә һәм илдә йомырка җитештерүчеләрнең топ-10лыгына керә. Тәүлеккә 2,5 млн йомырка җитештерә. Биредә шулай ук 2012 елдан 2024 елга кадәр йомырка җитештерү динамикасы күрсәтелде ( үсеш - ике тапкырга).
2022-2027 елларга «Яратель»нең алга таба үсеш программасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм Сбербанк ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында ике кошчылык фабрикасы ихтыяҗын тәэмин итү өчен «Яратель-азык» катнаш азык заводы, шулай ук «Яратель-Апас» заманча кошчылык фабрикасы төзеләчәк.
Оксана Лут, Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров «Яратель-Апас» кошчылык фабрикасы төзелешенең барышы белән таныштылар, аның потенциаль җитештерү мөмкинлекләрен бәяләделәр. Кошчылык фабрикасы объектларының бер өлеше бу ел ахырында файдалануга тапшырылачак, дип көтелә.