Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы дәвам итә. Форум кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә China Kaili Group дәүләт инвестиция компаниясе вице-президенты ОУ Гуйчен җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашу узды.
Марат Җәббаров Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының казанышлары турында сөйләде. “Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында беренче урында һәм ил төбәкләре арасында лидерлар өчлегендә. Илнең 2% авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, республика аның авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,8%ын җитештерә. Авыл хуҗалыгы республика халкын үз продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясе 470,1 млн доллар күләмендә экспортланды”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Министр сүзләренә караганда, 2024 елда Татарстан Республикасы Кытай Халык Республикасына 41 миллион доллар күләмендә товар экспортлаган. Шулардан: 18 млн долларга - көнбагыш мае, 15 млн долларга - рапс мае, 3.4 млн долларга - какаолы шоколад һәм башка азык-төлек продуктлары; 432 мең долларга - шикәрле коры печенье; 221 мең долларга - җылы эшкәртү узган, җиләк-җимешле һәм чикләвекле джемнар, желе, мармеладлар, пюре яки паста; 874 мең долларга - чөгендер түбе, багасса (шикәр тростнигы түбе) һәм шикәр җитештерүдән чыккан башка калдыклар.
Бүгенге көндә Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне, Татарстан Республикасы белән Кытай Халык Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ике яклы үстерү кысаларында Министрлык актив рәвештә яңа багланышлар урнаштыра, тигез хокуклылык һәм ихтирам принципларында үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыту өчен партнерлар эзли. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Аннары очрашуда катнашучылар авыл хуҗалыгы өлкәсендә партнерлык һәм авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау һәм импортлау буенча Россия-Кытай хезмәттәшлегенең яңа перспективалары турында фикер алыштылар. Шулай ук чит ил инвестицияләрен җәлеп итү мәсьәләләре, яңа инвестиция проектлары идеяләре һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләштеләр.
«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз дәрәҗәсендә эшлекле багланышларны үстерүгә ярдәм итәргә әзер, аерым алганда, АПКны үстерү мәсьәләләре буенча: тармакта нәтиҗәле уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, сәүдә хезмәттәшлеген үстерү», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.