Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "РОСТКИ" форумында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандумны имзалады

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, PUE (SHANGHAI) INNOVATION INCUBATOR MANAGEMENT CO., LTD директоры Су Цзинь һәм «КММК» консорциумы президенты Юрий Федоров хезмәттәшлек турында меморандумны имзаладылар.  

Ул фәнни-техник, инновацион, индустриаль, икътисадый өлкәләрдә һәм чик буе территорияләрендәге электрон сәүдә өлкәсендә озак сроклы һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Яклар Татарстаннан һәм Россиядән Кытай базарына проектлар чыгару өстендә бергәләп эшләргә уйлыйлар, чөнки тышкы икътисадый багланышларны үстерү һәм агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау үсеше «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Аерым алганда, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Кытайга ашлык, терлек азыгы, ит, үсемлек майлары һәм башка продуктлар экспортлауны планлаштыра. Шулай ук эшкәртүче предприятиеләрнең продукциясен - ит, сөт продукциясе, бакалея һәм эчемлекләр экспортлау карала.

Бу планнарны тормышка ашыру өчен яклар Россиядә теркәлгән уртак предприятиеләр төзү турында килештеләр. Моннан тыш, Кытайда Татарстан һәм Россия азык-төлек продуктларын сату өчен «Татарстан Республикасы Сәүдә Йорты» төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International