Бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә партнерлык: Россия - Кытай перспективалары» сессиясе узды. Чара Россия АПК продукциясен Кытайга экспортлауны үстерү перспективалары һәм Россия экспортерлары арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Анда ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Балык хуҗалыгы һәм аквакультура өлкәсендә җайга салу департаменты директоры урынбасары Залина Айба, Россиядә КХР Илчелеге киңәшчесе Юн Фэн, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Кытай Халык Республикасындагы вәкиле Дмитрий Клишин, Россия товарлары сәүдә үзәге генераль директоры Юнцзян Ли, Тышкы икътисадый эшчәнлек юнәлеше һәм Илкүләм кошчылар берлеге сертификациясе җитәкчесе Дарья Подымова, чит ил аграр сәнәгатен үстерү буенча Кытай берлеге эксперты Вэй Ли катнаштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында төбәкнең авыл хуҗалыгы продукциясен Кытай базарына экспортлау потенциалының үсүен ассызыклады. Татарстан, Россиянең алдынгы аграр төбәкләренең берсе буларак, Кытай өчен кирәкле продукциянең киң ассортиентын җитештерә, дип билгеләп үтте ул.
Министр билгеләп үткәнчә, 2024 елда Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 470,1 млн доллар күләмендә булган, шул ук вакытта КХРга 41 млн долларлык продукция, аерым алганда, көнбагыш һәм рапс мае, шоколад һәм кондитер әйберләре экспортланган. Республика майонез, куертылган сөт, джем экспорты буенча Россиядә алдынгы урыннарны алып тора һәм көнбагыш маен экспортлау буенча топ-10 экспортер арасында.
Агросәнәгать комплексы продукциясен тышкы икътисадый эшчәнлектә 258 катнашучы дөньяның 56 иленә экспортлый. Экспортерлар саны елдан-ел арта һәм Татарстанның экспорт потенциалы «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты булышлыгы белән арта. Экспортның төп өлеше май тармагы продукциясенә туры килә, бу тармакта алдынгы предприятиеләр - «Казан май комбинаты» һәм «Эссен продакшн».
Марат Җаббаров шулай ук «Хәләл» юнәлешенең уңышлы үсешен билгеләп үтте һәм Кытай компанияләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салуның, халыкара күргәзмәләрдә катнашуның һәм продукциянең Кытай сыйфат стандартларына туры килүен тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады. Аның әйтүенчә, үзара аңлашып эшләү һәм тикшерелгән стратегияләр экспорт күләмен шактый арттырырга һәм Кытай белән икътисадый багланышларны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.