Бүген Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы ачылды. Шул ук вакытта Россия һәм Кытай продукциясе күргәзмәсе - Russia China Expo эшли башлады. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чувашия Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Оренбург өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Евгений Солнцев, Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Ребус-2025» халыкара форумының пленар утырышында катнашты һәм «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия белән Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәлдә булды. Дискуссиядә катнашучылар Кытай һәм Татарстан Республикасының уртак эше, хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре вәкилләренә форумга игътибар бирүләре һәм, аның проектларында, инвестиция проектларын да кертеп, машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр, фән һәм мәгариф, мәдәният тармакларында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Безнең илләрнең хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча актив эш алып баралар.
“Без әлеге процессларда төбәк дәрәҗәсендә катнашырга әзер. Безнең республика Кытай партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Кытай бизнесын Татарстанга инвестицияләргә чакырабыз”, - дип, мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга.
Ул «РОСТКИ» форумы Кытай кунакларына кунакчыл Татарстанны күбрәк белергә, эшлекле партнерлар табарга һәм нәтиҗәле сөйләшүләр уздырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.
Экспортерлар саны елдан-ел арта һәм Татарстанның экспорт куәте «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты ярдәмендә арта.