Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашты

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашты. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы республикага эш сәфәре белән килде. Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Очрашуда республиканың агросәнәгать комплексын үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Татарстан - авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча илдә лидерларның берсе. Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 340 млрд сумнан артып киткән. Республика халыкның төп азык-төлек продуктларына ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Ил төбәкләре арасында Татарстан сөт җитештерү буенча - 1нче урында, бәрәңге җыю буенча 2нче урында тора, шулай ук ит, йомырка җитештерү һәм шикәр чөгендере җыю буенча унлыкка керә.

Рөстәм Миңнеханов, мондый нәтиҗәләргә  Россия Президенты, федераль Хөкүмәт һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме аркасында ирешелә,  дип билгеләп үтте.

Урып-җыю кампаниясенең кызган чагы. Бүгенге көндә Татарстанда чәчүлек мәйданнарының яртысы җыелган, уртача уңдырышлылык - гектардан 40 центнердан артык. 2,73 млн тонна ашлык җыелган. Яклар шулай ук төбәкнең агросәнәгать комплексын алга таба үстерү, тармакка ярдәм чаралары, авыл территорияләрендә тормыш сыйфатын күтәрү, кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International