2020 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы территорияләрендә 500дән артык объект төзекләндерелде

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

2020 елда Татарстан авылларында 500дән артык объект төзекләндерелде. Бу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Программа кысаларында авыл территорияләрен төзекләндерү чараларына 791,8 млн. сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән федераль бюджеттан – 459,2 млн.сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 332,6 млн. сум. Моннан тыш, муниципаль районнар тарафыннан 11,3 млн.сум бирелгән, бюджеттан тыш чыганаклардан 347,2 млн. сум акча җәлеп ителгән.

 Әлеге акчаларга республика авылларында 501 объектта төзекләндерү эшләре башкарылган. 256 ял итү зонасы, спорт һәм балалар мәйданчыклары төзекләндерелде, Бөек Ватан сугышы геройларына 54 һәйкәл, 64 яктырту объекты, 70 җәяүлеләр коммуникациясе һәм 57 каты коммуналь калдыклар мәйданчыгы торгызылды һәм ремонтланды.

 Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрүгә, илнең гомуми халык санында авыл халкының өлешен саклап калуга, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга, шул исәптән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын, элемтә һәм телекоммуникацияләр системаларын үстерүгә, газлаштыру  дәрәҗәсен арттыруга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау юнәлеше буенча социаль хезмәтләр алу өчен уңайлы шартлар булдыруга, шулай ук юл инфраструктурасының сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру күздә тотыла.

 Авыл территорияләрен төзекләндерү буенча чараларда республиканың 28 муниципаль районы катнашты. Иң күп объектлар Кукмара (97 объект), Буа (74 объект), Минзәлә (62 объект) һәм Мамадыш районнарында (55 объект) төзекләндерелгән.

 Мәсәлән, Кукмара районының Өлге, Манзарас, Кәчимир, Камышлы, Зур Кукмара, Югары Өскебаш, Жилой Рудник, Янсыбы, Олыяз, Балыклы, Югары һәм Түбән Казаклар, Урасьбаш, Купка, Иске Оча, Лельвиж һ.б. авылларында ял итү зоналары, парклар, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары булдырылган һәм төзекләндерелән. Моннан тыш, табигый ландшафтлар, тарихи-мәдәни һәйкәлләр торгызылган, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәлләр төзекләндерелгән, яктырткычлар куелгану һәм җәяүлеләр коммуникацияләре булдырылган. берсе әле күптән түгел генә ачылды, 1 декабрьдә Кукмара районының Камышлы авылында ял паркы ачылды, шулай ук хоккей тартмасы урнаштыру планлаштырыла.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы 2021 һәм аннан соңгы елларда да дәвам итәчәк. Авыл территорияләрен төзекләндерү  чараларында республиканың барлык районнары да катнаша ала. Программа шартлары турында төгәлрәк мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефоны: 8-800-4444-16-70 аша  белешергә мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International