Бүген Тукай районында Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру буенча семинар-киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район башлыгы Фаил Камаев, республиканың 11 районыннан авыл хуҗалыгы идарәләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре, шулай ук республиканың база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинарда катнашучылар эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү системасының икътисадый нәтиҗәлелеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул авыл хуҗалыгында шундый перспективалы юнәлеш буенча фикер алышу урыны итеп Тукай районының сайлануы очраклы гына булмавын билгеләп үтте. "Республика күләмендә җитештерелә торган гомуми барлык ит продукциясенең 35%ы, кош итенең 39%ы һәм дуңгыз итенең 61%ы Тукай районы өлешенә туры килә. Сөт җитештерү - районның аерым игътибарында. Бүгенге көндә көнлек тулаем савым 80,3 тонна тәшкил итә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 2,3 тоннага күбрәк. Әлеге күрсәткечләр терлекчелек комплекслары биналарын модернизацияләү һәм яңаларын төзү исәбенә арта. Иң беренче чиратта - иң яхшы генетикалы сыерлар сатып алу», - дип билгеләп үтте ул.
Республикада идентификация программасын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, терлекчелекне цифрлаштыру – нәтиҗәле икътисадның нигезе. Идентификация системасы терлекләр белән эш итәргә, шулай ук аларны сыйфатлы ашатуны һәм үрчетүне күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә ферма хезмәткәрләре һәм белгечләр өчен хезмәт хакы түләү системасын яңадан карарга тәкъдим иттеләр. Алар хезмәт хакын үз хезмәт нәтиҗәләреннән һәм нинди күрсәткечләргә йогынты ясый алуларыннан чыгып алырга тиеш. Мәсәлән, механизаторның хезмәт хакы - терлек азыгы әзерләүнең төгәллегеннән, орлыкландыручыныкы сыерларның буазлык индексыннан чыгып билгеләнергә тиеш һ.б.лар. Ә бу күрсәткечләрнең барысын да программачыл продуктлар аша контрольдә тотарга мөмкин.
Чараның практик өлеше «Вятские зори» ҖЧҖ хуҗалыгы территориясендә узды. Биредә хуҗалык җитәкчесе Сергей Полынкин әлеге системаны кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
“Хуҗалык сыерларына компьютер һәм мобиль кушымталар буенча аларның сәламәтлеген һәм үз-үзләрен торышын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә торган чиплар урнаштырылган. DC 305 программасы хайван туганнан алып аның турындагы барлык белешмәләрне (шул исәптән аның авырулары, дәвалау схемалары, бозаулату көне турында мәгълүмат, продуктивлык һ.б.) тупларга мөмкинлек бирә”, - диде ул.
Хуҗалык хезмәткәрләре дүрт ай эчендәге икътисадый нәтиҗәлелекне бәяләделәр. Система эшләгән вакытта предприятиедә эшче куллар кимегән һәм савым арткан. Хәзер алар һәр звенода эшне төгәл контрольдә тоталар һәм, күрсәткечләрдән чыгып, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын яңадан карый алалар.