Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт сату күләмнәре буенча Татарстанның лидер булуын билгеләп үтте

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 23 ноябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 46,13 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6%ка (2,6 мең тонна) күбрәк.

Татарстан Республикасы сөт сату күләмнәре буенча иң алда баручылардан санала, шулай ук Краснодар крае, Белгород, Воронеж, Киров, Новосибирск, Ленинград, Свердловск өлкәләре, Удмуртия Республикасы лидерлар арасында.

 Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республика буенча тулаем сөт савымы 3628,9 тонна тәшкил итә, бу узган елга караганда 221,5 тоннага күбрәк (106,5%). Бер сыердан көнгә 16,4 кг сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,8 кг-га күбрәк. Көнгә барлыгы 4114,4 тонна сөт сатылган, бу 250,7 тоннага күбрәк һәм 2019 елга карата 106% тәшкил итә.

Татарстан районнары арасында бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә (29,7 кг), Мамадыш (24,9 кг), Кукмара (23,5 кг), Саба (23 кг) һәм Балтач (21,3 кг) районнары лидерлар рәтендә.

Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан сөт җитештерү буенча ышанычлы рәвештә алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International