Татарстан аграрийлары ташламалы лизинг программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасын "алдан броньлау" мөмкинлегенә ия булдылар

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

АПКны техник модернизацияләү буенча дәүләт ярдәменең төп механизмнарыннан берсе - ташламалы лизинг, ул аграрийларга иң уңай шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән 2020 елның 1 декабреннән «Росагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен махсус тәкъдим кертте – ул «Алдан броньлау» процессын башлап җибәрде, бу иске елда куелган бәя буенча, тагын өстәмә ташлама белән техника сатып алу өчен заявка рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә. Шул исәптән аванс түләве 0%тан башлана һәм төп шартнамә буенча соңрак түләү срогы киләсе елның 1 сентябренә кадәр билгеләнгән.

Әлеге чара бүгенге икътисадый һәм эпидемиологик вәзгыятьтә илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм сезонлы кыр эшләрен уңышлы уздыру бурычы куелган Россия аграрийларына ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Программада авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче эре предприятиеләр катнаша, болар:«Ростсельмаш»,«Петербург трактор заводы»,«Клаас Восток»,«Брянсксельмаш»,«Евротехника»,«Пегас-Агро»,«БТЗ»,«Квернеленд Груп СНГ»,«МТЗ-Татарстан»,«Ярославич»,«СДФР»,«Аграрная Группа»,«Агросервис-Техника»,«Лилиани»,«Анитим»,«РЗЗ»,«Воронежсельмаш», шулай ук барлык татарстанлыларга билгеле - "Казансельмаш". Моннан тыш, җитештерүче компанияләр техникага һәм җайланмаларга өстәмә ташламалар тәкъдим итәләр.

Техника сатып алу мәсьәләләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чаралары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм номеры:8-800-444-16-70 буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International