Марат Җәббаров һәм Павел Косов 2020 елдагы хезмәттәшлеккә йомгак ясадылар

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Росагролизинг офисында «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косовның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Республика инвестицияләр һәм инновацияләр агросәнәгать үзәге» АҖ генераль директоры Денис Самодуров белән очрашуы узды.

Яклар 2020 елдагы уртак эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләделәр.

Татарстан Республикасы - Росагролизингның күптәнге һәм ышанычлы партнеры. 2002-2019 елларда җәмгыять төбәкне 4 меңнән артык техника белән тәэмин иткән.

"2019 елда Росагролизингның төбәк рейтингында Татарстан инвестиция чыгымнары суммасы һәм сатып алынган техника саны буенча 10 нчы урынны алды. Быел без төбәк аграрийларының Росагролизингның ташламалы программалары белән тагын да күбрәк кызыксынуларын күрдек. Татарстан Республикасы 2020 ел рейтингында беренче урында тора", - диде Павел Косов.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы аграрийларыннан авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга барлыгы 1100дән артык гариза килгән.

Хәзерге вакытта 4,8 млрд. сумга 1177 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасына  килешү төзү төрле стадияләрендә тора. Барлык техника диярлек төбәк хуҗалыкларына озатылган.

Төбәк җитәкчелеге ташламалы лизинг ярдәмендә техника паркын яңартуга ярдәм итә. Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы техникасына, машиналарга һәм җайланмаларга фактта түләнгән лизинг суммаларыннан 40% күләмдәге субсидия гамәлдә.

Марат Җәббаров, киләсе елда Татарстан Республикасы Росагролизинг ярдәмендә авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту күләмен арттыруны планлаштыра, дип билгеләп үтте.

"Хәзер моның өчен республика аграрийларының уникаль мөмкинлекләре бар, - диде Павел Косов. - Росагролизинг Яңа «Алдан броньлау» акциясен башлап җибәрде, ул аграрийларга инде хәзер үк техниканы киләсе елга отышлы бәядән броньларга мөмкинлек бирә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International