«Август» компаниясе Татарстанда яңа хуҗалык оештырды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Россиянең иң эре ашламалар җитештерүче “Август” компаниясе авыл хуҗалыгы юнәлешен үстерү кысаларында Татарстанның Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында яңа зур хуҗалык “Август - Кама Тамагы” ҖЧҖен булдырды. Җирләрнең гомуми мәйданы 63 мең га тәшкил итә, шуның 45 мең гектарын чәчүлек җирләре били.

 «Кама Тамагы һәм Югары Ослан территориясендә безнең җир биләмәләре компактлы рәвештә урнашкан һәм юллар белән кисешкән бердәм җир массивын барлыкка китерә – бу логистика ягыннан отышлы, - дип сөйли “Август-Агро” ИК генераль директоры Айдар Галәветдинов. – Моннан тыш, бу җирләрне эшкәртү дә уңайлы. Без инде кайбер кырларны -– 12 мең гектардан артык җирне тигезләргә өлгердек, шулай ук киләсе елга кукуруз чәчүлекләре өчен аммиак кертергә өлгердек. Хәзерге вакытта проект эшләре һәм сәгатенә 100 тонна егәрлекле ике ашлык киптерү комплексын төзүгә әзерлек актив алып барыла, анда яңа хуҗалыкның үсемлекчелек юнәлешендәге барлык продукциясе тупланачак. Без аларны 2021 елда урып-җыю башланганчыга кадәр төзеп бетерергә һәм файдалануга тапшырырга ниятлибез”.

Яңа хуҗалыкка шулай ук 7,3 мең башка исәпләнгән берничә сөт фермасы һәм ит терлекчелеге буенча махсуслашкан ферма керде. Якын арада терлекләрнең баш санын оптимальләштерү планлаштырыла, бу продуктивлыкны күтәрүгә һәм сөт җитештерүнең тулаем күләмен арттыруга юнәлдерелә.

“Безгә элеккеге хуҗалардан “мирас буенча” яхшы нәсел хуҗалыгы калды, хәзерге вакытта анда ит өчен герефорд токымлы 697 үгез тотыла. Аны алга таба  да үстерәчәкбез", - дип билгеләп үтте Айдар Галәветдинов.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, яңа хуҗалыкны исәпкә алып, «Август» компаниясенең «Агропроект» җир банкы мәйданы 148 мең гектарга кадәр арткан (чәчүлекләр мәйданы - 130 га), тагын 20 мең га җир республикадан читтә - Краснодар крае, Чувашия Республикасы һәм Казахстан Республикасы территорияләрендә урнашкан.

 Компания турында белешмә:

“Август”  фирмасы” АҖ - үсемлекләрне химик яклау чараларын эшләү, җитештерү һәм аларны  куллануны мәгълүмати-технологик яктан тәэмин итү буенча Россиянең иң эре компаниясе. Компания 1990 елда төзелгән, хәзер Россиянең иң мөһим аграр төбәкләрендә аның 60 вәкиллеге бар һәм ул авыл хуҗалыгы җирләренең иң зур банкына ия, аларның гомуми мәйданы 168 мең га тәшкил итә. Хәзер "Август" ерак чит илләр территорияләрендә, дөньяның 20дән артык илендә (шул исәптән Латин һәм Үзәк Америка, Африка һәм Якын Көнчыгыш дәүләтләрендә) актив эшчәнлек алып бара. Компаниянең җитештерү базасына Татарстан Республикасында, Чувашия Республикасында, шулай ук Беларусь Республикасында һәм Кытай Халык Республикасында урнашкан 4 завод керә. "Август"та үзенең фәнни-тикшеренү үзәге булдырылган, аның белгечләре 100дән артык яңа рецептура эшләгән һәм уйлап табуларга 40тан артык патент алган. Компания шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен продукция җитештерү һәм сату буенча илдә лидер булып тора, бу аңа 2017 елда «Россиядә 1 нче марка» премиясен бирү белән раслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International