Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Буа муниципаль районы башлыгы Рәнис Камәртдинов, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев, авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать җитештерүе алдынгылары, тармак ветераннары катнашты.
“Буа муниципаль районы Татарстан Республикасы районнары арасында тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора һәм ул республикада ит, сөт, ашлык, шикәр чөгендере җитештерүчеләрнең иң зурларыннан берсе. 2020 елның якынча нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең чагыштырма бәяләрдә үсеше 105% тәшкил итә, агымдагы бәяләрдә ул 6 млрд 205 млн сумга җитә. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш 5 млрд. 518 млн. сум тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда үсеш - 6 процент һәм 326 млн. сумга артык», - диде үз чыгышында Рәнис Камәртдинов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, агымдагы елда Буа районы игенчеләре 235 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алганнар. Республиканың муниципаль районнары арасында бу иң зур күрсәткеч. Бер гектардан уртача 40,6 центнер ашлык җыелган, шикәр чөгендере - 285 мең тонна, уңдырышлылык һәр гектардан 407 центнер тәшкил итә.
Ранис Камәртдинов шулай ук район хуҗалыкларында ресурсларны саклау технологияләренең уңышлы гамәлгә кертелүен, моңа сатып алынган югары җитештерүчән техника аркасында ирешелгәнен билгеләп үтте.
«Быел 239 млн. сумлык 127 берәмлек техника сатып алынды. 2020 елда 100 га мәйданга егәрлек белән тәэмин ителеш 187 ат көченә җитте, республика буенча ул уртача 159 ат көче дәрәҗәсендә», - дип, хәбәр итте Рәнис Камәртдинов.
Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында 22 меңгә якын мөгезле эре терлек бар, шул исәптән – 6,4 мең баш сыер, дуңгызлар – 77 мең баш. Агымдагы елда район аграрийлары 21,3 мең тонна ит, 32,8 мең тонна сөт җитештерүне планлаштыра. Терлекчелек продукциясен сатудан керем 2 млрд.830 млн. сум булыр, дип көтелә (2019 ел дәрәҗәсенә карата 102%).
Районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән яңа терлекчелек биналарын төзү, булганнарын реконструкцияләү һәм модернизацияләү дәвам итә.
Хәзерге вакытта Буа районының «Авангард» агрофирмасында 800 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексы төзелә. 2021 елның икенче кварталында биредә нәселле таналар сатып алуны планлаштыралар.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов район эшчәнлегенә уңай бәя бирде, намуслы хезмәтләре өчен барысына да рәхмәт белдерде, агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырды.