Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПКдагы вәзгыять мониторингы буенча оператив штаб утырышында катнашты

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2 декабрьдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексындагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышы узды. Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, федераль ведомстволар, АПК төбәк идарә органнары, шулай ук тармак берлекләре һәм оешмалар вәкилләре катнашты.

Хәзерге вакытта Россиядә сезонлы кыр эшләре тәмамланган диярлек. 1 декабрьгә ил буенча тулаем 137,8 млн тонна ашлык суктырылган. Агымдагы елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы бөртеклеләрдән бүгенге тарихта иң зур уңыш җыюны, башка күп культуралар җитештерүне арттыруны фаразлый.

Чәчү эшләре дә штат режимында бара. Шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә көзге бөртекле культуралар өчен бик уңай булмаган шартлар барлыкка килде. Рекордлы күләмдә - 19,3 млн.га мәйданда чәчү чәчелгән, бу Көньяк һәм Үзәк федераль округларда корылык шартларында башкарылган, әлбәттә, бу үсемлекләрнең вегетациясенә йогынты ясамый калмый. Ведомство чәчүлекләр торышын даими мониторинглап бара, көзге культураларның шытымнарына ахыргы бәя язгы чорда вегетация яңартылганнан соң биреләчәк.

Агымдагы елда республика буенча 1548,1 мең га бөртекле культуралар, шул исәптән ашлык кукурузы җыелган, 5,55 млн. тонна ашлык суктырылган (эшкәртелгәнчегә кадәр булган күләме), уртача уңдырышлылык - 35,9 ц/га, 2,2 млн. тонна шикәр чөгендере җыелган, уңдырышлылык - 442 ц/га, бәрәңге - 108,9 мең тонна, уңдырышлылык - 272,5 ц/га, 201,2 мең тонна көнбагыш суктырылган, уңдырышлылык - 17 ц/га.

Киңәшмә барышында аграрийларны кирәкле матди-техник ресурслар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Авыл хуҗалыгы культураларының тулаем җыемын арттыру өчен АПКның төбәк идарә органнарына әче туфракны известьлау процессын тизләтергә, минераль ашламалар сатып алу күләмен арттырырга һәм «Росагролизинг» АҖ программалары һәм ташламалы кредит ярдәмендә техника паркын яңартуны дәвам итәргә тәкъдим ителде.

Кышкы-абзар чорында терлек азыгы белән тәэмин итү мәсьәләсе аерым каралды. Гомумән, 1 декабрьгә ил буенча узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, коры һәм сусыл азык 5,3%ка күбрәк әзерләнгән. Моннан тыш, катнашучылар төбәк ашлык баланслары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары 2020 елда 1745,9 мең тонна терлек азыгы әзерләгән, 1 баш терлеккә исәпләгәндә - 32 ц азык.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләвенчә, Россия базары яңа уңыш ашлыгы һәм тотрыклы бәя вәзгыятен саклап калу өчен җитәрлек күләмдә күчмә запаслар белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта киләсе ел уңышы өчен орлык әзерләүгә, он тарттыру предприятиеләрен чимал һәм терлекчеләрне фураж ашлыгы белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча беренче министр урынбасары бу юнәлештә эшне дәвам итү һәм Оператив штабның алдагы утырышларында аның нәтиҗәләрен карау бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International