Бүген Теләче муниципаль районында «Август-Теләче» хуҗалыгы базасында «Сенаж көне» дигән теоретик-гамәли семинар узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Гелүс Баязитов, Дмитрий Яшин, РФА президенты урынбасары, РФ ТПП АПК комитеты рәисе, академик Петр Чекмарев, «Сөт институты» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Нагаева, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.
Татарстан аграрийлары Россия авыл хуҗалыгы банкыннан (Россельхозбанктан) чәчү эшләре өчен 7 млрд сум финанслау алды. Бу сезонда заем акчаларына ихтыяҗ узган ел белән чагыштырганда 10%ка артыграк.
3-5 июльдә Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә һәм аның тирәсендәге кырларда узачак «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча беренче халыкара турнир узачак.
Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров яңа терлекчелек комплексына таш салуда катнашты.
Бүген Әгерҗе муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тукай һәм Чистай муниципаль районнары башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХлар, кооперативлар башлыклары катнашты.
Балаларны яклау көнендә Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Яшел Үзән, Чистай һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне котлады, шулай ук Казандагы 101 нче балалар бакчасы өчен «Обнимама» бренды персонажлары — әни-Обнимама һәм фил баласы - Обнимашка белән бәйрәм оештырды. Котлау акциясе кысаларында һәр бала ЗМКдан сөт продукциясе җыелмасы алды. Җыелмаларның гомуми авырлыгы 700 килограмм чамасы иде. Балаларны яклау көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган хәйрия чаралары комбинат өчен матур гадәткә кереп китте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2024 елның 31 маеннан 14 июненә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итү башлану турында хәбәр итә, субсидияләр күләме түбәндәгечә каралган: хуҗалыкта тотыла торган 1 сыер өчен - 2 мең сум, 2 сыерга - 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыерга - 4 мең сум исәбеннән, 500 сумга ветеринария чараларын уздыруга шартнамә төзелгән очракта, һәр сыерга өстәмә рәвештә 300 сум субсидия бирелә.
Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) Патрис Лумумба ис. Россия Халыклар дуслыгы университеты белән берлектә «Агротикшеренүләрдә алдынгы күнекмәләр» («Advanced Skills in Agro Research – BRICS Spring School») халыкара мәктәбен ача.
20 майдан республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Мондый киңәшмәләр Апас, Балтач, Баулы районнарында узды инде.
Азнакай районының Мөслим авылында машина белән сыер саву осталарының һәм мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча технологларның чираттагы конкурсын уздырдылар.