“Игелекле Казан” хәйрия оешмасы үз карамагында булган ярдәмгә мохтаҗларны өлкәннәр көне белән котлады

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты өлкәннәр көне уңаеннан «Игелекле Казан» хәйрия оешмасы карамагындагыларга азык-төлек ярдәме күрсәтте. Мохтаҗ ялгыз пенсионерлар «Очень важная корова» һәм «Васькино счастье» брендларының сөт продукциясе җыелмаларын алдылар. Бүләкләрнең тулаем җыелмасы 230 килограммнан артыграк иде.

Ярдәм бүләкләре 65 яшьтән 90 яшькә кадәрге 68 пенсионерга бирелде. Алар арасында - ялгыз өлкән кешеләр, урын өстендә ятучы авырулар, инсульттан соң тернәкләнүчеләр, шулай ук ДЦП һәм деменция диагнозы булган кеәшеләр. Аларның күпчелеге өйдән мөстәкыйль чыгып йөри алмый һәм алар “Игелекле Казан” хәйрия оешмасының даими карамагында торалар.

“Өлкәннәр көне - өлкән буынга карата кайгырту, игътибар һәм җылылыкның мөһимлеген искә төшерү ул. Безнең өчен мондый игелекле эшләрнең бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә эшебезнең системалы өлешен тәшкил итүе бик мөһим. Без киләчәктә дә кешеләрнең тормышын яхшырта һәм күңелләрен күтәрә торган инициативаларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез”, - дип сөйләделәр комбинатның матбугат хезмәтендә.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының «Игелекле Казан» белән хезмәттәшлеге күркәм традициягә әверелде: предприятие оешма карамагында булган - авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International