Туфракка органик ашламалар кертү (терлекчелек калдыклары нигезендә) аграрийлар өчен киләсе сезон уңышына нигез сала торган төп момент булып тора. Әлеге процедурага игътибар итмәү туфракның уңдырышлылыгы кимүгә китерә, ә бу Татарстан өчен аеруча актуаль, чөнки республикада ел саен уңдырышлылыкны чикли торган 20 мең гектарга якын мәйданда әче туфрак ачыклана.
«АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы экспертлары билгеләп үткәнчә, терлекчелек калдыклары нигезендә ясалган органик ашламалар урактан соң туфрак структурасын торгызуда аеруча нәтиҗәле. Алар сезон дәвамында үсемлекләр үзләштергән микроэлементлар, азот, калий һәм фосфор кытлыгын тулыландыралар һәм язын культураларның иртә үсеш алуы өчен уңай шартлар тудыралар.
«Терлекчелек калдыклары һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 14 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәч, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре барлыкка килә торган матдәләрне (тирес, тизәк, агынтылар) терлекчелек калдыклары яисә калдыклар буларак мөстәкыйль классификацияләргә тиеш. Терлекчелек калдыкларыннан легаль файдалану өчен аларның бөтен хәрәкәт циклын – идентификацияләүдән алып туфракка кертүгә кадәр - регламентлаштыра торган техник шартлар (ТУ) кирәк.
- Техник шартлар – конкрет предприятиенең һәм эшкәртелә торган культураларның үзенчәлекләрен исәпкә ала торган төп документ. Алар терлекчелек калдыкларын лаборатор тикшеренүләрнең ешлыгын билгели. Безнең филиал белгечләре шундый документларны әзерләү белән шөгыльләнәләр – агымдагы елда республиканың терлекчелек һәм кошчылык өлкәсендәге эшчәнлек алып баручы 61 хуҗалыгы өчен ТУ бирелгән инде,– дип хәбәр итте «АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры урынбасары Идрис Гатин.
Терлекчелек калдыкларын лаборатор контрольдә тотуның әһәмияте потенциаль куркынычларга бәйле: мондый продуктларда авыру кузгатучы матдәләр, пестицидлар һәм авыр металлар булырга мөмкин. Экспертизадан башка ашлама әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырга мөмкин һәм бу үстерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең иминлегенә тискәре йогынты ясый ала.
Филиал лабораториясе белгечләре терлекчелек калдыкларын авыл хуҗалыгы әйләнешенә җәлеп итү буенча тулы цикллы эш башкаралар: пробалар сайлап алудан һәм ТУ эшләүдән алып, 12 күрсәткеч буенча: агулы элементлар, пестицидлар, туклыклы матдәләр һәм микробиологик анализларны да кертеп, тикшеренүләргә кадәр.
2025 елның 25 сентябренә филиал лабораториясе экспертлары терекчелек калдыкларының 105 пробасына анализ ясаганнар һәм куркынычсызлык күрсәткечләре буенча 630 тикшеренү башкарганнар. Барлык процедуралар Хөкүмәтнең «Терлекчелек калдыклары әйләнешенә таләпләрне раслау турында»гы 1940 номерлы карары белән регламентланган, бу органик ашламаларны куллануның экологик иминлеген һәм нәтиҗәлелеген гарантияли.