"Агротуризм мәктәбе"нә гаризалар бирү өчен санаулы көннәр калды

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

2025 елның 16 октябрендә Казан кооператив институтында "Агротуризм мәктәбе" белем бирү инициативасы эшли башлаячак, ул Россельхозбанк белән Гомуммилли кунакчыллык индустриясе берлегенең уртак проекты. Программада авыл һәм аграр туризм өлкәсе вәкилләре, шулай ук Идел буе федераль округыннан һәм күрше төбәкләрдән фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түләүсез нигездә катнаша алалар.

"Авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә интерактив катнашу, хайваннар белән аралашу, авыл җирлекләре буйлап җәяү һәм велосипедта экскурсия маршрутлары - болар барысы да Татарстанның һәм бөтен Россиянең аграр районнарына туристлар агымы артуга ярдәм итә. Монда уңышка ирешүдә төп фактор - перспектив концепцияне тулы бер туристлык продуктына әверелдерергә сәләтле эшкуарның компетентлыгына һәм профессиональлегенә бәйле. Бу фермерларга өстәмә керем алу гына түгел, үз продуктларын алга этәрү мөмкинлеген дә бирә", - дип аңлата Россельхозбанкның Татарстан филиалы җитәкчесе Ләлә Кәдермәтова.

Проектта катнашырга теләүчеләр 9 октябрьгә кадәр түбәндәге электрон адреска гаризалар җибәрә ала: utcons@bk.ru. Программа координаторы - Алексей Владимирович Лазарев, элемтә өчен телефон: +7 (928) 256-77-76. Чара Казан кооператив институтының конгресс-залында узачак, адресы: Казан, Даурия ур., 32.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International