Бүген Татарстанның Аксубай районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында «Аграр белгечлекләрнең һәм авыл тормышының абруен күтәрү» темасына йомгаклау зона семинары узды. Чарада шулай ук «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, Казан дәүләт аграр университетының беренче проректоры Айрат Вәлиев, персонал буенча директорлар, кадрлар мәсьәләләре буенча әйдәүче менеджерлар, агропредприятиеләр җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Чара аграр һөнәрләрнең перспективалары һәм авылның үсеш территориясе буларак роле турында аграр тармак экспертлары белән фикер алышу мәйданчыгына әверелде.
"Бүгенге көндә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы - икътисадның динамикалы үсеш тармагы. Тармакның алга таба үсеше турыдан-туры кадрлар потенциалын ныгытуга бәйле. Авыл белгечләре өчен лаеклы хезмәт хакы хәлиткеч этәргеч булып тора", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
“Агымдагы елдан республика «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша, аңа якындагы өч ел дәвамында федераль һәм республика акчалары исәбеннән 3 млрд. сумнан артык финанслау каралган”, - дип ассызыклады министр.
Министр сүзләренә караганда, проект агрокласслардан һәм урта һөнәри белем бирүдән алып югары уку йортларына һәм аспирантурага кадәр белгечләр әзерләүнең «өзлексез» системасын булдыруга юнәлдерелгән. Бу агросәнәгать комплексының барлык дәрәҗәләре өчен тотрыклы кадрлар базасы булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук АПК предприятиеләренә ярдәм итү һәм квалификацияле кадрлар әзерләү максатларында аграр югары уку йортлары һәм урта һөнәри уку йортлары студентларын укытуга һәм практика узуга «АПКда кадрлар» федераль проекты нигезендә каралган чыгымнарның бер өлешен каплау буенча актив эш алып барыла.
«Татарстан Республикасы эзлекле рәвештә агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү һәм аларга ярдәм итүнең заманча системасын булдыра, биредә төбәкнең аграр лидерлыгы нигезен кешеләр, аларның белемнәре һәм тармакны үстерергә әзерлеге тәшкил итә»,- дип йомгаклады чыгышын Марат Җәббаров.
Чара барышында катнашучылар аграр өлкәдәге заманча мөмкинлекләр, яшьләр өчен карьера перспективалары һәм авылның үсеш территориясе буларак потенциалы турында күп нәрсә белделәр. Спикерлар шулай ук яшьләр белән авыл хуҗалыгына бәйле һөнәрләр сайлау һәм Татарстан Республикасында агротехнологик класслар булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.