Әтнә районында терлекчелек һәм силос әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында терлекчелек һәм силос әзерләү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгы Рөстәм Хисамиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, шулай ук республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, ветеринария хезмәте һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар авыл хуҗалыгы җайланмалары, катнаш азык, азык өстәмәләре һәм ветеринария препаратлары күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук кукуруз силосын әзерләүне, кукурузны җыеп алганда консервантлар куллануны, урып-җыюдан соң басуларны эшкәртүне, шулай ук эшкәртү техникасын күрсәттеләр.

Семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше кысаларында Рөстәм Хисамиев Әтнә муниципаль районының сөрүлек җирләренең мәйданы 46,2 мең га булуын билгеләп үтте. Чәчүлек мәйданы 43,8 мең га, бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы 18,3 мең га, азык культураларының чагыштырма күләме 58% тәшкил итә.

Аның әйтүенчә, район икътисадының төп тармагын авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Тулаем территориаль продукт структурасында аның өлеше 70%. Бу тармакта 9 урта авыл хуҗалыгы оешмасы, 6 крестьян-фермер хуҗалыгы, 2 кооператив үз эшчәнлек итәләр. Районның агросәнәгать комплексында барлыгы 1200 кеше эшли.

Гөлүс Баязитов сыйфатлы азык әзерләү нигезләре, силос әзерләүнең стратегиясен һәм тактикасын билгеләү турында сөйләде, шулай ук терлекчелек тармагының агымдагы елның 8 аендагы эшенә йомгаклар ясады.

Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 8 айда 1 млн 253 мең тонна сөт һәм 280 мең тонна ит җитештерелгән. Бер сыердан уртача 5936 кг сөт савылган.

Силосның сыйфатына һәм туклыклы кыйммәтенә йогынты ясый торган төп факторлардан ул түбәндәгеләрне атап китте: кукурузны аның дымлылыгы 65%тан артмаган һәм кисем биеклеге 40 см-дан да ким булмаган очракта җыю, силос массасында кукуруз бөртегенең яссылануы, силос массасын җентекләп трамбовкалау, силос траншеясын ике катлы пленка белән каплау һәм бер траншеяны 3-5 көндә тутыру.

Гөлүс Баязитов, кукуруз крахмалы яхшырак үзләштерелсен өчен кукуруз бөртекләре сыйфатлы яссыланырга яисә өлешләргә бүленергә тиеш, дип ассызыклады. Моның өчен азык җыю комбайнында корн-крекер булырга тиеш. "Крахмалның үзләштерелүен 1 процентка арттыру сыерларның сөтен тәүлеккә 300 граммга арттыра. 1000 сыерга исәпләгәндә, хуҗалык сөт сатудан 1 айга 360 мең сум өстәмә табыш ала. Шул рәвешле, корн-крекерны куллану 2,5 ай эчендә акланачак", - диде ул.

Силос әзерләгәндә кукуруз үстерүгә карата агротехник таләпләрне, силос әзерләү технологиясен контрольдә тоту ысулларын, кукуруз җыюның оптималь срокларын истә тотарга һәм кирәкле микроб әчеткечләрен дөрес сайларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International