Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем тармакның кадерле ветераннарын һәм гомерләрен республикабызның авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган барлык кешеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сезнең фидакарь хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз белән республика авыл хуҗалыгының бүгенге үсешенә, аның казанышларына ныклы нигез салынган. Сезнең бай тәҗрибәгез һәм һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә Татарстанның агросәнәгать комплексы илдә алдынгы урыннарны биләп тора. Сезнең көндәлек хезмәтегезне һәм зирәклегегезне, яшь буынга үрнәк күрсәтүегезне югары бәялибез.
Сезнең үз эшегезгә тугры булып калуыгыз, һәр эшкә җаваплы мөнәсәбәтегез һәм сездәге киләчәккә булган якты өметләр безнең эшебезгә юнәлеш бирә. Без сезнең белән тигезләшергә, сезнең тәҗрибәне үзләштерергә һәм республикабызның һәрьяклап алга таба үсеше хакына сез ирешкән казанышларны тагын да ишәйтергә омтылабыз.
Бу күркәм бәйрәм көнендә сезгә ихластан күңелләрегезгә тынычлык, тәннәрегезгә сихәт, тормышыгызда иминлек, муллык булуын һәм хәерле, бәрәкәтле озын гомер телим. Һәр көнегез якыннарыгызның җылысын һәм игътибарын, туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән аралашу шатлыгын тоеп, шулай ук хезмәт казанышларыгыз белән горурланып узарлык булсын!
Бәйрәм белән!
ТР Премьер-министры урынбасары –
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Ә. Җәббаров