Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Кытайда Импорт азык-төлек продуктлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең CIFA халыкара күргәзмәсендә булды. Күргәзмә үзәк Кытайда импорт азык-төлек продуктларын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу буенча алдынгы тармак чарасы булып тора. Чарада шулай ук "Элита" дәүләт нәсел предприятиесе" АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, "Хәят" авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү-сату-тәэмин итү буенча авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Алмаз Рәхимов катнаштылар.
Сәфәр кысаларында делегация үгезләр станциясендә, тире эшкәртү заводында булды, әлеге заводта көнгә 10 мең тире эшкәртелә, аннары алардан тире эшләнмәләре һәм азык-төлек, ашламалар һәм дару препаратлары әзерләнә. Аннары делегация составы ясалма орлыкландыру станциясендә, сөт, азык анализы лабораторясендә булдылар, ясалма орлык җитештерү һәм аларны җенесләргә аеру буенча лабораторияләрнең эше белән таныштылар. Яклар терлекчелек буенча үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук тәҗрибә уртаклаштылар.
Станция территориясендә музей урнашкан, анда балалар һәм өлкәннәр өчен Кытайда нәсел эшенең барлыкка килү тарихы һәм генетиканың заманча казанышлары күрсәтелгән.
Татарстан Республикасы вәкилләре шулай ук Кытайның түбәндәге юнәлешләр буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар: терлекчелек буенча - Henan Dingyuan Breeding Cattle Co; - авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү, җайланмалар, технологияләр; кошчылык - кошчылык фермалары өчен җайланмалар, тулы цикллы «Цзи Кэ Да фуд» фабрикасында.