Марат Җәббаров терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмәдә: “Терлек азыгы сыйфатлырак булган саен, сыерларның продуктивлыгы югарырак була”

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында терлекчелек һәм силос әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Гөлүс Баязитов һәм Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов, шулай ук республиканың муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Ветеринария хезмәте һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар авыл хуҗалыгы җайланмалары, катнаш азык, азык өстәмәләре һәм ветеринария препаратлары күргәзмәсе белән таныштылар һәм кукуруз силосын әзерләүне, урактан соң кырларны эшкәртүне һәм эшкәртү техникасын күрсәтүдә катнаштылар. Алар шулай ук «Родина» колхозында төзелә торган азык үзәген һәм «Агролидер» ашлык киптерү комплексын карадылар.

Семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше кысаларында Марат Җәббаров сыйфатлы азык алу өчен технологияләрне үтәү, заманча һәм төзек техника булу кирәклеген ассызыклады. “Терлек азыгы сыйфатлырак булган саен, сыерларның продуктивлыгы югарырак һәм сатып алынган туклыклы азыкка чыгымнар азрак була”, - диде ул.

Аның сүзләреннән күренгәнчә, бүгенгә 461 мең тонна печән, 3 млн 47 мең тонна сенаж, 2 млн 139 мең тонна сенаж әзерләнгән, бу - шартлыча 1 баш терлеккә исәпләгәндә 32 центнер азык берәмлеге. Ул барлык мәйданның 65%тан артыгы җыелган районнарны билгеләп үтте, болар - Лаеш, Баулы, Алеексеевск, Түбән Кама, Минзәлә муниципаль районнары.

Гөлүс Баязитов, республикада азык үзәкләре төзү өстенлекле юнәлеш булып тора, дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә 24 муниципаль районда 210 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтүче 56 азык үзәге эшли. "Әлеге максатлар өчен җайланмалар сатып алуга киткән чыгымнарның 50%ын каплауга һәм биналар төзүгә киткән чыгымнарның 30%ын каплауга дәүләт ярдәме күрсәтелә. 30 сентябрьдә субсидияләр алу өчен сайлап алулар ачылды, гаризаларны вакытында тапшырырга кирәк", - дип өстәде ул.

Шулай ук кукуруз сыйфатының һәм иминлегенең төп аспектлары, консервантлар кулланмыйча, силос траншеяларына тыгызлау ысулы белән дымлы ашлык салу технологиясе, шулай ук ясалма интеллект нигезендә терлекчелек өчен цифрлы чишелешләр мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International