30 сентябрьдә Татарстан Республикасында кабат «Фермер мәктәбе» - Россельхозбанк һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының табышлы агробизнес һәм аны эшләтү буенча уртак белем бирү проекты эшли башлады. «Терлекчелек» һәм «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү» белгечлекләре буенча 35 кеше укый башлады.
Проектның яңа агымында Россиянең 56 төбәге катнаша - бу колачлау буенча рекорд. “Фермер мәктәбе”нә өстенлекле тәртиптә СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары кабул ителде.
Казан дәүләт аграр университетына укырга җыелган катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова; Казан ДАУның икътисад институты директоры Марат Низаметдинов; Казан ДАУның уку эшләре һәм цифрлаштыру буенча проректоры Андрей Дмитриев; Татарстан Фермерлар ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров; Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү компетенцияләре үзәге директоры Рәшит Әхмәтов; Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Надежда Капустина; проектны тәмамлаган Алмаз Якупов чыгышлар ясадылар.
«Бу сезонда өйрәнеләчәк “Терлекчелек” һәм “Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү” юнәлешләре Татарстан өчен өстенлекле юнәлешләр. Аларны сайлау - дөрес карар, чөнки җитештерелә торган продукция күләме буенча республика даими рәвештә үз рекордларын куя һәм ул Идел буеның башка субъектларын гына түгел, тулаем илнең башка төбәкләрен дә узып китә. Киләчәктә һәр терлекчелек хуҗалыгында үзләренең ныклы идарәчеләре булырлык һәм урыннарда кулланучылар кооперациясе процессларын камилләштерүче хезмәткәрләрнең һөнәри белемнәрен арттыру илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча стратегик һәм концептуаль бурычларны хәл итү белән бергә үрелеп бара, ә бу мәсьәләләрне грамоталы һәм фикерли белүче белгечләрдән башка хәл итеп булмый», - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова.
Яңа агымда катнашучылар арасында инде эшләре җайга салынган эшкуарлар -Лаеш районыннан ярымфабрикатлар һәм казылыклар җитештерү коооперативы, Питрәч районыннан тәэмин итү буенча кулланучылар кооперативы, Нурлат районыннан сөт фермасы хуҗасы, шулай ук үзләре өчен яңа юнәлештә беренче адымнарын ясаучылар – лаванда үстерү, сыр әзерләү, умартачылык продукциясен сату буенча кооперативлар төзүчеләр һәм башкалар бар.
"Әни буларак, мине сәламәтлек өчен куркыныч булмаган азык-төлек продукциясе мәсьәләләре күптән һәм җитди борчый. Үз илемнең гражданы, эшкуар буларак, мин яшелчә, аерым алганда, бәрәңге импорты проблемасы турында җитди уйлыйм, бәрәңге белән безнең ил элек үзен тулысынча тәэмин итә иде, әмма хәзер бу алай түгел. Безнең фермер хуҗалыгының төп юнәлеше итеп үсемлекчелекне сайлап, ел әйләнәсе теплицаларда яшелчәләр үстереп, без, сезонга карамастан, үзебезне тотрыклы керем белән тәэмин итә алачакбыз. Бу культуралар безгә базардагы тирбәлешләргә җайлашырга һәм елның теләсә кайсы вакытында кулланучыларны сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә сәләтле баланслы һәм тотрыклы бизнес булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Ышанам, безнең, ирем белән, яшь фермерлар буларак, аграр университетта үзләштерә торган белемебез, хезмәттәшләребез һәм үз эшенең осталары белән аралашу безнең бик зур булмаган тәҗрибәбезне арттырырга, булган эшләнмәләрне киңәйтергә һәм куелган максатка – ныклы фермер булып җитешергә ышанычлы рәвештә ярдәм итәчәк”, – ди Оксана Петрова.
“Ветеринария һәм икътисад, кулинария һәм медицина, шулай ук хезмәтне оештыруның башка күп кенә мәсьәләләре буенча һөнәри белемнәр Россиядә әкәм-төкәм үрчетү буенча иң эре фермаларның берсе булган безнең ферма эшчәнлегенең нигезендә ята. Эшнең һәр аспекты махсус якын килүне таләп итә, анда фәнни бергәлекнең хуплавы мөһим, ә бит инновацияләр фән белән үзара хезмәттәшлеккә турыдан-туры бәйле, алар алдынгы эшләнмәләргә һәм технологияләргә юл ача. Безнең ферманы алга таба үстерү планнары, мәсәлән, халыкны әкәм-төкәм үстерүгә, аны үрчетү адымнарына һәм эшкәртүгә җәлеп итү Татарстанның Лаеш районыннан шактый читкә чыга, шуңа күрә «Фермер мәктәбе» кысаларында безгә хәзер республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан, әйдәп баручы аграр югары уку йортыннан һәм илнең иң эре авыл хуҗалыгы банкыннан күрсәтелә торган ярдәм безнең тарафтан югары бәяләнә”, - дип сөйли Рамил Галимҗанов.
“Хәзерге вакытта минем җитештерү агач конструкцияләр – апийортлар (өй эчендә умарта оялары белән), модульле йортлар, мунчалар, беседкалар ясауда махсуслашкан, алар авыл туризмын, глемпингларны үстерү белән шөгыльләнүчеләргә аеруча кирәк. Бакчачылык, яшелчәчелек һәм терлекчелек буенча кооперативлар эшенең Россия тәҗрибәсен өйрәнү теләге мине үзем өчен яңа булган юнәлешне өйрәнергә этәрде, ул, минемчә, булган бизнеска тотрыклылык бирәчәк, шулай ук үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм сату өлкәсендә үзем өчен яңа юллар урыннар ачарга ярдәм итәчәк”, – дип, үз планнары белән уртаклаша Тәтеш районыннан СВОда катнашучы Хәбибуллин Булат.
«Фермер мәктәбе» проекты 2020 елда башлап эшли. 5 ел эчендә ул 8 федераль округта Россиянең 83 субъектын колачлады. 9000нән артык аграрий әзерләнде, шуларның 179ы татарстанлылар. 2025 елда Татарстан эшкуарлары өчен белем бирү программасы, элеккечә үк, Казан дәүләт аграр университеты базасында гамәлгә ашырыла.
Фермерлык эшенә ярдәм итү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.