ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көннән авыл тематикасы буенча «Минем җирем – Россия 2021» илкүләм премиясе мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү  башланды.


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Сергей Воскресенский белән очрашты. Чарада шулай ук Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Черепнин, киңәшчеләре Татьяна Тихонова һәм Иван Сердюк, Төзелеш һәм территорияләрне үстерү идарәсе башлыгы Сергей Андреев, Җир сәясәте һәм территориаль планлаштыру идарәсе башлыгы Татьяна Ковалева һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Марсель Мәхмүтов, бүлек җитәкчеләре катнашты.


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт продукциясен маркировкалауның өченче этабына багышланган киңәшмә узды. Анда авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Оператор – ЦРПТ» ҖЧҖенең төбәк вәкиле Александр Гнатенко, «Оператор – ЦРПТ» ҖЧҖенең «Молоко» товар төркеме проекты җитәкчесе Юлия Кузьмина, сөт продукциясе җитештерүчеләр катнашты.

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә сезонлы кыр эшләрен башкаруның барышы турында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Безнең республикадан анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Татарстан аграрийларының видеодәресләр ярдәмендә авыл хуҗалыгын алып бару нечкәлекләрен дистанцион рәвештә үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Авыл хуҗалыгы буенча бушлай онлайн-трансляцияләр Үз Фермерлыгым  (Свое  Фермерство)  платформасында «Агролайф» бүлегендә уза.


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Буа районында туфракны төп эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Рафаэль Фәттахов, Буа районы башлыгы Рәнис Камәртдинов, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, механикалаштыру буенча консультантлар, белгечләр, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, агрономнар, шулай ук дилер оешмалары вәкилләре катнашты.

Узган шимбәдә Казанның 15 мәйданчыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрде. Иң көтеп алынган ярминкә Чехов базары территориясендә булды.

Татарстанда Лаеш районында «Звездный» укыту һәм савыктыру  үзәге базасында «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды. Чарада  аграр юнәлеш буенча 150 студент  катнаша, аларның 70е – Россиянең 35 төбәгеннән, 80е - Татарстан Республикасыннан. Моннан тыш, 600 катнашучы «Авыл   көче» кушымтасы аша онлайн тоташтырылган.


11
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Казан» халыкара ат спорты комплексы, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ һәм башкалар оештырды.


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елда федераль бюджеттан финанслашу  башкарыла торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен икенче конкурс сайлап алуын уздыруга  гаризалар кабул итү башлануын игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International