Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды. Җыелышта республиканың 43 районы катнашты.
Составына «Зәй шикәре» заводы кергән “Агрокөч” холдингы ел саен предприятиеләрдә модернизацияләү кампанияләре үткәрә. Хәзерге вакытта предприятиедә аны төгәлләүгә әзерләнәләр: киптерү бүлеге реконструкцияләнә, газ миче төзелә, чөгендер сыгынтысын пресслау җайланмасы урнаштырылган.
“Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” ХІІ халыкара икътисадый саммиты кысаларында киң җәмәгатьчелеккә SICPA проекты тәкъдим ителде. Бүгенге көндә хәләл продукция турында белешмәләрне күзәтү өчен кушымта теләсә кайсы платформага файдалану өчен ачык.
12 сентябрьдә Казан аграр университетында Виноград - 2021 күргәзмәсе узачак. Бу - Виноградчылар ассоциациясе, Бакчачылар берлеге, Казан дәүләт аграр университеты һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының уртак проекты. Чарада бөтен республикадан виноградчылар катнаша.
«Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының илкүләм конкурсы илдә зур танылу тапты. Аның төп миссиясе - кулланучыларны Россиянең күп төрле татлы ризыклары белән таныштыру һәм төбәк туклану продуктлары брендларын үстерү куәтен күрсәтү. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителәчәк. Проектта катнашучы проектларның барысы да федераль ярдәм программасына кертеләчәк, хезмәткәрләр - квалификацияләрен күтәрү, ә җиңүчеләр – ихтыяҗны һәм сатуларны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге алачаклар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тукай, Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында булдылар.
Бүген Әлки муниципаль районында «Восток Зернопродукт» АҖ базасында кукуруз һәм көнбагыш үстерү буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Владимир Сотченко, «Восток Зернопродукт» АҖ генераль директорының үсемлекчелек буенча беренче урынбасары Тәфкил Исмәгыйлев, шулай ук 11 муниципаль районның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, агрономнар һәм инженерлар катнашты.
«Август-Мөслим» агрофирмасының «Үрәзмәт» сөт-товар комплексына Германиядән 445 баш голштино-фриз таналарының яңа партиясе кайтарылды. Хайваннар карантин мәйданчыгына урнаштырылды һәм ерак юлдан соң адаптация узалар. Юлда алар бер атна булдылар.
11 сентябрьдә, шимбә көнне, Арча районында Яңа Кырлай авылында традицион бәйрәм – Ат көне оештырылачак. Бу көнне ат-спорт ярышлары үткәрелә. Чараның тантаналы ачылышы 11.00 сәгатькә планлаштырылган. Ат чабышлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Атчылык һәм ат спорты федерациясе ярдәме белән уздырыла. Мәртәбәле кунаклар көтелә.
«Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачы көне - 2021» бакча-яшелчәчелек хуҗалыгы күргәзмә-фестивале ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачыларының бәйрәме бишенче тапкыр уздырыла. Быел чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин бар иде.