5 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Россиядә АПК өлкәсендә иң масштаблы вакыйга - «Алтын көз-2021» XXIII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе узды.
Мәскәүдә ел саен уздырыла торган Халыкара авыл хатын-кызлары көненә багышланган «WOMEN AGRO LIVE – Агробизнеста хатын-кызлар» форумы узды. Бу форумда «АПКда Ел хатын-кызы» премиясен тапшыру тантанасы булды. «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина «Яшел икътисад һәм тотрыклы үсеш» номинациясендә алтын медаль алды.
Бүген, гадәттәгечә, иртә таңнан Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Шәһәрнең 15 сәүдә мәйданчыгында республика җитештерүчеләреннән килгән яшелчә, шикәр комы, он, ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка һәм башка продукция сатып алырга мөмкин иде.
“11 сентябрьдән башлап Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында һәм Яшел Үзән муниципаль районында ике урында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Моннан тыш, бу елның көзендә Казанда «Чехов базары» территориясендә без кабат ярминкәләр үткәрә башладык. Сәүдә барлык мәйданчыкларда иртәнге алтыда башлана”, - дип ассызыклады министрның беренче урынбасары Наил Залаков.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Сынау үзәге Илкүләм аккредитацияләү системасында аккредитацияне уңышлы узды. Лабораторияне аккредитацияләү - аның билгеләнгән таләпләргә туры килүен рәсми раслау ул.
Мәктәп 27-29 октябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак һәм ул яңа эш башлаучы эшкуарларны һәм авылда үзенең фермерлык эшен ачарга теләүче яшьләрне җыя.
Экспозициядә бәрәңгенең үз селекциябездәге яңа сортлары, бәрәңгене үстерү, саклау һәм эшкәртү, шулай ук бәрәңгене аннан эшләнә торган продуктлар өчен эшкәртү технологияләре куелган иде.
Бигеш торак пункты янында яңа гидротехник корылма файдалануга тапшырылган. Аны реконструкцияләү «Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын үстерү һәм җайга салу буенча дәүләт программасы» федераль максатчан программасы кысаларында башкарылды.
Аномаль корылык сезонына карамастан, «Агрокөч» холдингы агрофирмалары гектардан уртача 18 ц уңыш алуга ирештеләр, Россия буенча бу күрсәткеч – 16,5 ц/га. Көнбагыш кырларынңа эшләр 2 сентябрьдә башланды һәм октябрь башында тәмамланды. Урып-җыюның гомуми мәйданы 14 мең гектар иде.
Татар чәе - сәламәтлек өчен файдалы эчемлек, аны системалы рәвештә куллану иммунитетны ныгытырга мөмкинлек бирә. Аның составына керүче үләннәр организмга уңай йогынты ясый, аны чистарта, организмның эшләвен нормальләштерә.