Марат Җәббаров Актаныш муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре  белән Актаныш муниципаль районында булды.

Сәфәр кысаларында ул ремонттан соң ачылган «Яшьлек» үзәге эшчәнлеге белән танышты. Төзекләндерү эшләренә 42 млн. сум тотылган.  Биредә яшь  буынны һәрьяклап үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Аннары Әлфия Авзалова ис. мәдәният йортында районның 2021 ел йомгакларына  багышланган  хисап сессиясе булды.

«АПКның тармак рейтингында ел йомгаклары буенча Актаныш районы республика районнары арасында 12 нче урында тора (2020 елга карата  1   урынга түбән).

Үсемлекчелек буенча рейтингта 11 позициягә түбән төшкән. Бу, башлыча,  елның  коры  килүе белән аңлатыла.   Шул ук вакытта, район терлекчелек тармагындагы  хәлне сизелерлек яхшырта алды. Узган ел районда савым  күләме 2,7 мең тоннага (2020 елга карата 104%) арткан – 71,6 мең тонна продукция җитештерелгән. Бүгенге көндә район хуҗалыклары тарафыннан тәүлеккә  207,3 тонна сөт савыла, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13,3 тоннага күбрәк. Хәзерге вакытта бер  сыердан    20,0 кг  сөт  савыла,  сез районнар арасында 11 нче урында торасыз», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Аннары министр аерым игътибар таләп итә торган мәсьәләләргә тукталды.

Кече хуҗалыклар  рейтингында район 2021 елда 23 нче урында тора (2020 елга карата  10 позициягә түбәнрәк). Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кимү дә борчу тудыра. 2022 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекләрнең баш саны - 2020 елга карата 145кә, сыерларның саны 39 башка кимегән.

"Районның алга таба үсеш өчен мөмкинлекләре  бар. Бары тик максатчан эшне дәвам итәргә генә кирәк", - диде Марат Җәббаров.

Утырыш хезмәт алдынгыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында йомгаклау сессияләре Әлки, Балык Бистәсе, Апас муниципаль районнарында узды. Аларда шулай ук һәр муниципалитетның үсеш нокталары һәм йомшак яклары да билгеләп үтелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International