Бу хакта 17 февральдә Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXXIII съезды пленар утырышында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев хәбәр итте. Илнең 70 төбәгеннән делегатлар, шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, башка ведомстволар һәм тармак дәүләт компанияләре җитәкчелеге катнашкан чарада илдә фермерлык хәрәкәте перспективалары, кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары һәм авыл территорияләрен үстерү турында фикер алыштылар.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы чарада катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның сәламләү хатын укыды. Премьер-министр сүзләренчә, фермерлыкка һәм кооперациягә ярдәм итү – дәүләт сәясәте өстенлекләренең берсе. Хөкүмәт алга таба да кече хуҗалыкларны үстерүгә, административ киртәләрне киметүгә җитди игътибар бирәчәк, яңа эшкуарлар барлыкка килү өчен кызыксыну чаралары күреләчәк, аграрийлар өчен уңай шартлар тудырачак.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, фермер бергәлеге авыл территорияләрен үстерү драйверларының берсе булып тора һәм аграр продукция җитештерүнең тотрыклы үсешен күрсәтә. Узган ел фермер хуҗалыклары бөртеклеләрнең өчтән бер өлешен җыйдылар. Алар шулай ук ачык грунтта яшелчә һәм бәрәңге җитештерү белән дә актив шөгыльләнәләр. Моннан тыш, узган ел Россиядә җиләк-җимешнең рекордлы уңышы алынды һәм аның күп өлеше кече хуҗалыкларда җитештерелде. Терлекчелек өлкәсендә дә аларның эшчәнлеге мөһим роль уйный, беренче чиратта, сөтчелек юнәлешендә. Аерым алганда, КФХлар планлы рәвештә терлекләрнең баш санын арттыра, ә соңгы өч елда фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү темплары авыл хуҗалыгы оешмалары динамикасыннан узып китә.
«Без, барлык төп юнәлешләр буенча да уңай динамика сакланыр, дип өметләнәбез. Шул исәптән, моның өчен дәүләт ярдәме чараларының киң төрләре каралган. Ассызыклап шуны әйтәсем килә, аларның барысыннан да кече бизнес файдалан алачак. Бу сегментка ел саен федераль һәм төбәк бюджетларыннан шактый акча җибәрелә, алар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә турыдан-туры ярдәмнең гомуми күләменннән яртысын диярлек тәшкил итә», - дип белдерде Дмитрий Патрушев.
Шул ук вакытта кече хуҗалыкларга ташламалы кыска сроклы һәм инвесткредитлар буенча аерым лимит каралган. Шуның ярдәмендә 2021 елда кече хуҗалыклар якынча 160 млрд. сумлык 15 меңнән артык килешү төзегәннәр, бу узган ел белән чагыштырганда 30%ка күбрәк. Моннан тыш, кече хуҗалыклар өчен генә аерым механизмнар бар. Бу - «Кече һәм урта предприятиеләр (МСП) субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында ярдәм итү, шулай ук «кызыксындыру» субсидиясе кысаларында грантлар. Узган ел әлеге максатларга федераль бюджеттан 12 млрд. сумга якын акча юнәлдерелгән.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, кече хуҗалыкларга ярдәм итү буенча чаралар комплексы ярдәмендә өч ел эчендә авыл хуҗалыгына 62 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. 10 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлыкның яңа субъекты булдырылган, ә авыл хуҗалыгы кооперациясенә 43 меңнән артык кече агробизнес һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре кушылган.
Киләчәккә стратегик бурычларның берсе - авыл тормышын тагын да уңайлырак итү. Моның өчен өченче ел рәттән Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыра. Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, ул барлык дәрәҗәләрдә дә киң якланган һәм авыл халкы өчен бик кирәк. 2020-2021 елларда дәүләт программасы чараларыннан 8 млн.нан артык кеше һәм 6,5 мең торак пункт файдаланган. 100 меңнән артык гаилә яшәү шартларын яхшыртты, шуларның 96 меңе – «Авыл ипотекасы» программасы буенча. Моннан тыш, авыл территорияләрендә ике ел эчендә төрле тармакларда 34 мең яңа эш урыны булдырылган.