Татарстанның аерым кырларында кар катламы нормадан ике тапкыр артып киткән

2022 елның 11 феврале, җомга

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең  Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып  тикшерделәр. Кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында, бер атна эчендә барлыгы - 3,5 мең га, ә бу ел башыннан бирле  15,3 мең га җир тикшерелде.

“Безнең белгечләр тарафыннан  тикшерелгән  көзге  культуралар чәчүлекләрендә кар катламы 28 сантиметрдан  70 сантиметрга  кадәр җитә.   Күпчелек районнарда ул нормадан артып китә, ә безнең республика өчен  кырларда кар катламы  нормасы  20 - 37 см тәшкил итә”, – дип билгеләп үтте «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

 Калын кар катламы көзге культураларның куаклану төене урнашкан  тирәнлектә  -10,2...-8 °С чикләрендә югары температура режимын саклап калу өчен шартлар тудыра,  әмма шул ук вакытта бу үсемлек тукымаларында шикәрнең артык тотылуына китерә. Хәзерге вакытта көзге культуралар үсемлекләрендә шикәр микъдары 23,5 – 31% тәшкил итә, бу нормага туры килә.

 «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»нең Татарстан филиалы белгечләре шулай ук бөртекле сабан культуралары орлыкларының авырулар белән зарарлануын билгеләү буенча да эш алып баралар. Учреждение белешмәләренә  караганда, 16,87 мең тонна орлык анализланган, барлыгы 294 үрнәк тикшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International